Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бөрбашлылар күңелдә йоклаган дәртне уятты (+фото)

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр, Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

     2019 нчы ел “Татарстанда –театр елы” дип игълан ителде, шул уңайдан Бөрбаш  урта мәктәбендә аерым план нигезендә эш башланды. Апрель аенда ук “Туган тел” айлыгы кысаларында  укучылар тарафыннан бөек шагыйребез Г.Тукай әсәрләре сәхнәләштерелде...

Район планы нигезендә  һәр мәктәп коллективы бер пьеса сәхнәләштерергә тиеш иде. Пьесаны бик озак сайладык. Кайсына тукталырга? Ниһаять, уйлашканнан соң Г.Камалның “Беренче театр” әсәренә тукталдык.

Галиәсгар Камал 1908 нче елда иҗат иткән пьеса бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый. Укучылар да бу әсәрне дәрестә бик яратып укыйлар. Комедия, тормыштагы һәм көнкүрештәге тискәре күренешләрдән көлеп, кешеләрдә очраган көлкеле якларны күрсәтеп иҗат ителгән. Тормыш алга барган саен, яңалык туа. Әсәрнең төп герое -Хәмзә бай моны аңларга теләми. Хәмзә карт ролен быел гына мәктәптә инглиз телен укыта башлаган Усман Аймасов бик булдырып башкарды. Мәктәптә укыган елларында театр студиясендә шөгыльләнүе әллә каян сизелеп торды.

       Пьесада алдынгы карашны алга сөрүчеләр: Хәмзә картның кияве Вәли ролендә- Инсаф Халиуллин, килене Факиһә ролендә Ләйлә Газизуллина. Картның үз балалары Гафифә - Миләүшә Корбангалиева, Хабибрахман – Айгиз Миннемуллин.

Г. Камалның «Беренче театр» комедиясендәге Бибине белмәгән татар кешесе юктыр, мөгаен. Кемдер нәрсәгәдер төшенә алмый торса, «һи, Биби булдың инде», диләр. Димәк, син бераз «беркатлырак» дигән сүз ул. Биби ролендә – Рәзилә Хөсәенова, ә Фатих ролендә – Илназ Гыйльметдинов. Киемнәр әзерләүдә, сәхнә бизәүдә калган укытучылар бик теләп катнаштылар. Үзешчән артистлар “театр” дигән тылсымлы дөньяның серләрен бик оста ачтылар, һәр рольне ачып бирүдә үз осталыкларын күрсәтә алдылар. Гафифәнең сузып-сузып сөйләве, Факиһәнең чаялыгы, Вәлинең сәхнәдә үзен иркен тотуы, Хабибрахманның хәйләкәрлеге тамашачының күңеленә хуш килде. Гомумән, авыл халкы укытучыларга бик сынап караучан. Уйный алырлармы янәсе? Юк шул,  сынатмый авыл укытучысы. Сәнгатьтә дә, төпле белем бирүдә дә юлны алдан сызып бара. Беренче өлештә театр куелса, икенче өлештә гөрләтеп концертын да куйды. Авыл халкын күпмедер ял иттерүгә үз өлешен керткән мөгаллимнәргә иҗат уңышлары, хезмәтләрендә зур уңышлар гына телисе кала.

Нуретдинова Зөлфирә Зөфәр кызы

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев