Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бөрбашта 50 елдан соӊ соӊгы кыӊгырауны ишетергә килгәннәр

24 май көнне Бөрбаш урта мәктәбендә, районныӊ барлык мәктәпләрендә шикелле соӊгы кыӊгырау бәйрәме уздырылды.

Аермасы шул гына, бу тантанада 50 ел элек мәктәпне бетергәннәр дә катнашты. Алдан сөйләшеп куйган кебек, 1964 елда Бөрбаш 8-еллык мәктәбен тәмамлаучыларныӊ бергә очрашуы да нәкъ шушы көӊгә туры килгән, алар бу чараныӊ игътибар үзгендә булдылар. Ә төп «геройлар» - чыгарылыш класс укучылары.
Бөрбаш мәктәбен бу уку елында 20 укучы тәмамлый. Алан авылыннан да укучылар кушылгач, саннары хәйран ишле булып күренә. Аларга гүзәл теләкләр теләнде, укучылар да үзләренеӊ матур чыгышларында мәктәпкә, укытучыларына, әти-әниләргә рәхмәтләрен җиткерделәр. Алда имтиханнар, тормыш сынаулары… Әмма шушы нур белән тулган егет һәм кызларныӊ йөзләренә карагач, «бар да яхшы булыр, теләкләре тормышка ашар» дигән ышаныч бу мизгелләрнеӊ моӊсулыгын киметә сыман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250