Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бөрбашта укытучыга исемне халык бирә (фото)

Бөрбаш урта мәктәбенеӊ бик матур гамәле барлыкка килде. Узган елдан башлап, даими рәвештә мәктәпне тәмамлаучыларныӊ очрашуы вакытында олы яшьтәге укытучыларга мактаулы исемнәр бирелә башлады.

Элекеге укучылары каршында чын күӊелдән әйтелгән яхшы теләкләр белән бергә мондый исемне алу ул үзе бер зур дәрәҗә, аерым бер танылу. Мәктәп директоры Гүзәл Бариева «лаеклы укытучыларыбыз күп булса да, дәуләт бүләкләре барлык кешегә бирелми. Әмма без укучылар исеменнән, халык исеменнән үзебезнеӊ исемнәрне бирә алабыз» бит», дип бик матур итеп бу тантананы ачып җибәрде. Бу елдагы очрашуда 90 яшьлек, башлангыч мәктәптә укучыларга хәреф танырга , язарга өйрәткән Сания Хайруллина, Бөрбаш, Алан, Пүскән, Нормабаш, Бөрбаш Сәрдегәне балаларына математика серләрен ачкан Суфия Исхакова 80 яшьлек гомер бәйрәменә «Атказанган укытучы» исеменә лаек булдылар. 70 яшькә бик матур, тигез гомер кичереп килгән лаеклы ялдагы укытучылар Мансур һәм Гәүһәрия Шәрифуллиналарга, заманында НВП фәнен бирүдә чын белгеч булган Наил Шакировка «Укытучы-остаз» исемен бирү турындагы карарны зал хуплап алды. Күпләргә билгеле шәхес, Бөрбашны таныткан авыл имамы Җәли хәзрәт Фазлыевка «Игелекле остаз» исеме бирелде. Ә беренче тапкыр «Атказанган укытучы» исеменә узган елгы очрашуда башлангыч мәктәп укытучысы, бу елда да очрашуда урыны түрдә булган Маһинур Нуретдинова лаек булган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250