Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бәрәкәтле спектакль (+фото)

Юныс Әминовның “Язылмаган законнар” спектаклендә вакыйга 1950нче елларда бара. 

Фәридә һәм Шәйхенур яшь гаилә. Бик матур тормыш башлап җибәрәләр. Икесе дә тырыш колхозчы, активист. Фәридәнең гел жыелышларга, чараларга йөрүе Шәйхенурга ошап бетми. Авылга килгән яңа фельдшер Назлыбикәне Шәйхенурларга фатирга кертәләр. Шәйхенур Назлыбикәгә күз сала, Назлыбикә гел аның янында булырга тырыша. Эшне Фәридәнең әнисе сизеп, кызына әйтә, ләкин Фәридә гаиләсен саклап калу нияте белән ышанмыйм ди. Ахыр чиктә ул Шәйхенур яныннан әтиләренә кайтырга мәҗбүр булла. Фәридэнең улы туа. Назлыбикәнең назларыннан күзе томаланган Шәйхенур аның җитешсезлекләрен күрми. Аларның тормышы кирегә китә. Шәйхенурның тамагы ач, өсте- башы юылмый. Назлыбикәнең әнисе аларга күчеп килеп, аларның тормышына кысыла. Бу хәлләрне Шәйхенурның әнисе күтәрә алмый үлеп китә. Әнисенең үлеме Шәйхенурны айныта, ләкин соң була. Фәридә бу йортка 
кире кайтырга теләми. Фәридәнең әтисе, әнисе, иптәшләре, Шәйхенурның тырыышлыгы белән алар кабат кавышалар. 



Әлеге спектакль мәгариф оешмалары арасында иң беренчеләрдән булып укучыларның иҗат отчет концертында әти-әниләргә тәкъдим ителде һәм тамашачы тарафыннан жылы кабул ителде. Ә май аенда коллектив үзенең үкытучысы булган Мөхетдинова Алсуның улы Даниярга ярдәм йөзеннән кабат жюри әгъзаларына тәкъдим ителде. 



Әти-әниләр, өлкәннәр өчен тәкүдим ителгән, әдәп-әхлак мәсҗәләләре күтәрелгән әлеге драма әсәрен укытучылар уйландырырылык, гыйбрәт алырлык дәрәҗәдә башкарып чыктылар. Рольләрдә: Хөббиҗамал(авыру карчык) – Ләйлә Галиева, 
Шәйхенур(аның улы) – Рафис Садыйков, Фәридә (Шәйхенурнын хатыны) – Фәридә Рахматуллина, Фазыл (Фәридәнең атасы – Айдар Нәкыйпов, Җәмилә (Фазылның хатыны) – Зөбәрҗәт Фатыйхова , Хатыйп (комсорг, бригадир) – Фәрит Газизов, 
Самат (колхозчы егет) – Ранил Гыйләҗев, Былбыл (колхозчы кыз) – Илүзә Закирова, 
Назлыбикә(фельдшер-) – Тәслимә Якупова, Майлыбикә (Назлыбикәнең анасы) – Гөлсинә Латыйпова. 

Зөбәрҗәт Фатыйхова

Салавыч лицееның директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев