Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Бу көннәрнең даны онытылмас” төбәкара конкурсында райондашларыбыз җиӊүчеләр рәтендә.

Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт акдемия театрында 18 май көнне Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән "Бу көннәрнең даны онытылмас" дип исемләнгән видеоязмалар төбәкара конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Конкурсны Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгариф министрлыгы, Бөтендөнья татар конрессының Казан иҗтимагый оешмасы, Татар интернетын үстерү фонды, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм Болгар радиосы оештырды.
Бүләкләү тантанасында Ф.Ф. Мифтахов - Бөтендөнья татар конрессының Казан иҗтимагый оешмасы рәисе, "Болгар" хәйрия фонды җитәкчесе, Фоат Галимуллин - филология фәннәре докторы, профессор, Р.М.Гатауллин - Татнетны үстерү фонды рәисе, Ф.Р. Җиһаншин - Татарстанның атказанган артисты, Харис хәзрәт Салихҗан - "Хәтер" мәчете имамы һәм конкурста катнашкан җиңүчеләр.
Конкурста җиңүчеләр арасында Куныр урта мәктәбенең 3 видеоязмасы авторлары да бар. Менә алар:
1. "Иң яхшы сценарий" номинациясендә "Батыр биргән төбәк" видеоязмасы өчен - 8-11 сыйныф укучылары, җитәкчеләре Гөлниса Мөсәгыйтова һәм Әнисә Саттарова - 3 урын.
2. "Иң яхшы актёрлык эше" номинациясендә Муса Җәлилнең "Ана бәйрәме" шигыренә нигезләнгән әдәби-музыкаль композиция өчен - 2-4 сыйныф укучылары, җитәкчеләре Гөлүсә Әсхәдуллина, Гөлйөзем Хафизова, Раушания Гайсина һәм Гөлнур Хәбибуллиналар - 3 урын.
3. "Иң яхшы әдәби-музыкаль композиция" номинациясендә "Сугыш чоры балалары" темасына эзтабарлар сборы өчен - 2-4 сыйныф укучылары, җитәкчеләре Гөлүсә Әсхәдуллина, Гөлйөзем Хафизова, Раушания Гайсина һәм Гөлнур Хәбибуллиналар - 2 урын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250