Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бүген Чепья һәм Сосна мәктәпләрендә Белем бәйрәме узды

2022-2023 уку елы хәерле сәгатьтә башлансын!

Чепья мәктәбе күпмилләтле балаларга белем бирүче дуслык мәктәбе.
Сосна мәктәбе капиталь төзекләндерүдән соң укучыларны кабул итте. Биредә Республикадан килгән мәртәбәле кунаклар да укучы-укытучыларның шатлыгын бүлештеләр. Балтачның игелекле җирендә туып, тамыр ныгыткан якташыбыз, химия галиме, Татарстан фәннәр Академиясе мөхбир-әгъзасы, президенты, академик Әхмәт Мазһар улы Мазһаров, Мөхәммәт Мәһдиевның улы оныгы Гәүһәр Мөхәммәт кызы Хәсәнова да Белем көне уңаеннан укучы балаларга һәм укытучылар коллективына изге теләкләрен җиткерделәр.
Ике мәктәптә дә балаларга ныклы белем алырлык мөмкинлекләр тудырылган, сыйныф бүлмәләре заманча якты. Хөрмәтле укучылар мәктәпләрегезне яратып, укытучыларыгызны хөрмәт итеп хәерле белем тупларга, тормышта үз урыныгызны табарга язсын! 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев