Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бүген, ягъни 3 сентябрь көнне Балтач гимназиясендә дә 30 райондашыбыз «Җиңү диктанты» язды

Бердәм Рәсәй партиясенең «Тарихи ядкарь» проекты кысаларында тормышка ашкан әлеге Халыкара чара Татарстанның барлык шәһәрләрендә һәм районнарында да узды.

"Җинү диктанты" - тарихи хатирәләрне барларга, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын, яңа геройларын, яңа чыганакларын белергә ярдәм итә.
- Сораулар бик катлаулы иде, - ди Балтач гимназиясе директоры Айгиз Рафилевич. - Үзебез тарих укытучы булып та төгәл белеп бетереп булмый торган. Берникадәре безнең республикабызга кагылышлы, күбесе Рәсәй буенча геройлар, ачышлар, хәтта вакыйгаларны детальләп, нечкәлекләре белән дә сораганнар, мәсәлән, шул-шул сугышта, шул-шул вакытта сәгать ничәдә ул кеше нишләгән? Ул кадәрен үк белеп бетерү мөмкин дә түгел, моннан чыгып, тарихны профиль дип тә әйтергә була, институтларда укытыла торган югары математика фәне кебек.
Узган елгы "Җиңү диктанты" белән чагыштырганда, быелгысы, димәк, катлаулы.Узган ел 10-11 сыйныф укучылары укыган материаллар да булган, ә быел исә һәрбер вакыйганың нечкәлекләрен, детальләрен сорыйлар. Димәк быелгы диктант чын сынау булган, тарихыбызны тагын да ныграк, уку-укыту программаларыннан тыш та белергә чакыра.
- Сорауларның бар җайлылары да, - ди директор.- Мәсәлән, 2020-2021 елда Герой исемен алган шәһәрләр, алар сугыш чорында Хезмәт батырлыгы күрсәткән шәһәрләр, Коломна, мәсәлән, мемориаллар кайда, ни өчен ачылган, менә шундыйрак җайлылары да бар иде. Ничек кенә булмасын, диктант файдага булды, илебез өчен үзебездән нинди дә булса өлеш кертә, тарихын барлый, инде мәрхүм булган каһарманнарыбызны, геройларыбызны искә алып, тарихыбызда эз калдыра алдык дип саныйм. Ә инде белеп бетермәгән фактларны без кат-кат ачыклаячакбыз, алдагы диктантларга тагын да ныграк әзерлек белән килербез, иншаллаһ".

erid: 2VtzqwTSgT9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9