Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Була икән бит, Мәскәүгә кадәр барып та...

Кайчандыр мәктәп тормышында алдынгы булган югары сыйныф егетләрен һәм кызларын Рәсәй шәһәрләренә сәяхәткә йөрткәннәр.

Туганымның Украинаның Киев каласына баруын да, миңа бик матур күлмәк алып кайтуын да хәтерлим әле. Җыелышып, сыйныф белән Мәскәү каласына да барып кайтулар булган. Без укыганда андый мөмкинлекләр чикле иде, туксанынчы елларның үзгәреш җилләре шәһәрләр буйлап сәяхәт итеп йөрергә ирек бирмәде. Хәзер исә балаларны ерак юлга алып чыгып китү гаять тә зур җаваплылыкка әверелде. Юлларда хәрәкәт көчле, явыз бәндәләргә юлыгуың да ихтимал...

Тик менә Норма урта мәктәбенең 9 а һәм б сыйныфы укучылары һәм укытучылары тәвәкәлләгән бит әле, көзге якта Мәскәүгә сәяхәт кылганнар. Сыйныф җитәкчеләре Роза Галиева белән Алсу Габделбәрова оештырып алып барган үзләрен. Инде күпме вакыт узды, балалар һаман да башкала тәэсирләреннән арына алмый, әти-әниләрнең дә сыйныф җитәкчеләренә һәм дә мәктәп директорына карата булган рәхмәт хисләре күңелләреннән җуелмый. Хәер, кайда да алдынгы бу тугызынчыларның мәктәп елларында Мәскәү кадәр Мәскәүгә бармый калулары гаҗәп булыр иде. Афәрин, егетләр-кызлар! Мәктәп елларыгызны алга таба да якты, матур истәлекләргә күмеп укыгыз, яшәгез, яшьнәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экскурсия