Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Булачак хезмәттәшләребезнең тәүге сынауны ничек тапшыруы турында

Беренче курста бюджет урыннарында укучы студентларның гамәли зачетын Шамил Садыйков үзе күзәткән.

Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе берничә ел буе татар журналистлары әзерли.Беренче курста бюджет урыннарында укучы (аларның күбесе бюдже урыннарда укый)  студентларның гамәли зачетын «Интертат» хәбәрчесе  күзәткән.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең булачак каләм ияләрен әзерләүдәдә өлеше зур. «Татмедиа» җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков үзе икенче курс студентларына белем бирә, беренче курслар студенларына «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйповтан һәм «Татмедиа» җәмгыятенең социаль медиалар буенча директоры Алсу Исмәгыйлевадан сабак алу бәхете елмайган.   Шулай ук газета-журналлар мөхәррирләре дәалар белән гамәли дәресләр үткәрә һәм өметлеләрен уку дәверендә үк эшкә чакыра.

Билгеле булганча студентларның сессияләре башланды,  алар тырышып-тырышып зачетлар һәм имтиханнар тапшыралар. Шундый зачетларның берсендә, Рәмис Латыйповка беренче курс  студентларының беренче практик зачетына «Татмедиа”ның генераль директоры Шамил Садыйков та килде.

"Зачетка зур оешма җитәкчесенең килүе, игътибар белән һәрберсен тыңлап утыруы, минемчә, студентлар өчен зур дәрәҗә. Аларга кызыгып та куйдым, чөнки студент чакта үзем укыган югары уку йортының эш бирүчеләр белән тыгыз бәйләнеше булганын бөтенләй хәтерләмим. Егерме ел элек никтер җәмгыять безне армиядән качып йөрүче буларак кына кабул итә иде", - дип яза Рифат Каюмов.

Зачет тапшыру өчен студентларга семестр дәверендә 3 төрле гамәли эш бирелгән булган. Бүген исә сынау вакытында шуларның үтәлешен тасвирлыйсы гына. Әзер текстка башисем табу, бу эш гади кебек тоелса да, чынлыкта алай түгел. Кайвакыт тәҗрибәле журналистлар да язган текстларына уңышлы башисем таба алмый баш вата.

Укучыларның күбесе икенче биремне кызыксыну белән башкарган — инстаграмда туры эфир уздыру һәм шуның нәтиҗәсе буенча мәкалә язу. Араларында театр артистлары белән туры эфирга чыгучылар, университет буенча экскурсия ясаучылар, студент тормышын яктыртучылар булган.

Ирекле темага мәкалә язу соңгы бирем буларак бирелгән. Монда уУкучылар үзләрен борчыган темаларны яктыртканнар. Студент тормышы, тулай торак маҗаралары, ковид белән бәйле чикләүләр, татар эстрадасы, социаль челтәрләрдә яман комментарийлар язучыларның психологиясен аңларга тырышу кебек темаларны күтәргәннәр. Мөгаллимнәре мәкаләләрне әйбәт дип кабул итте. Иң мөһиме - һәр укучы чын журналист башкара торган эшкә алынып, үзен сынап каравы. Уку дәверендә телне үстерергә, камилләшергә, тәҗрибә тупларга мөмкинлекләр күп булачак.

Студентларның беренче зачетын Шамил Садыйков уңышлы дип бәяләде. Аларның актив, аудитория алдында үзләрен тота алуларын, кызыклы темалар күрә белүләрен билгеләп үтте. Әмма тел байлыгы җитеп бетмәүгә басым ясады, бу барысына да хас кимчелек. Ул яшьләргә күбрәк татарча китаплар, публицистик мәкаләләр укырга, татарча тапшырулар, интернетта татарча видеолар карарга киңәш итте. Бу факультетта уку дәверендә, аларның телне яхшы үзләштерәчәгенә ышанычын белдерде.

«Татмедиа»ның генераль директоры татар журналистикасына карата фикерләре белән дә уртаклашты.

— Мин дә, Рәмис Латыйпов белән Алсу Исмәгыйлева да милләт киләчәге өчен генә сезгә белем бирүдә катнашабыз. Без үзебез дә кайчандыр журналистика, филология факультетларында укыган кешеләр. Илшат Әминов, Флорид Әгъзамов кебек фидакяр шәхесләр безнең белән шөгыльләнгәч, без журналистикада үз юлыбызны таптык. Без хәзер дә шул өлкәдә эшлибез.

Россиядә рус телле журналистлар бик күп. Алар арасында үз урыныңны табу бик авыр. Татар телендә камил сөйләшә алучы белгечкә кояш астында якты урын табу мөмкинлеге зуррак, чөнки татар журналистлары күп түгел. Бөтен төрле мәгълүмат чараларында татар телле журналистлар җитми. Теләсә кайсы редакциядә үзегезне сынап карый аласыз.

Сезне киләсе елда тагын да мавыктыргыч биремнәр көтә. Эш күп. Мин икенче курс студентлары белән тыгызрак эшлим. Икенче курслар «Татмедиа» җәмгыятенең мәгълүмат чараларында хезмәт куя башладылар. Киләсе елда сезне дә редакцияләрдә көтәм, — диде Шамил Садыйков.

 

Тулырак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшь журналист имтихан