Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Булдырдылар! Афәрин, диясе генә кала! Кемнәргә? (+фото)

Бистәнең 5нче номерлы балалар бакчасы коллективы куйган Илгиз Зәйнинең "Кәҗә, сарык һәм башкалар" спектаклен тамаша кылып кайтып киләм.

Күңел шундый күтәренке, ирексездән бөек шагыйребез Г.Тукайның шигырь юллары искә төшә:

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,

Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Чыннан да, чын артистлар кебек уйнадылар бит, ә?! Булдырдылар! Афәрин, диясе генә кала! Хөрмәтле бакча коллективы! Барлык әти - әниләр, балаларыбыз исеменнән Сезгә зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сез безнең яраткан тәрбиячеләребез генә түгел, чын артистларыбыз да икәнсез бит! Авыр хезмәтегездә түземлек, гаиләгездә җан тынычлыгы, тормышыгызда ак бәхетләр һәм сәламәтлек телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев