Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Быелгы татарча диктант нинди булыр?

Быел татарча диктант онлайн узачак.

Быел Татарстан өчен диктант текстын профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, Россия төбәкләре өчен — «ТНВ» телеканалы алып баручысы Илдар Кыямов, чит илләр өчен — Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил исемендәге премия иясе Филүс Каһиров укый. Чараны Гөлназ Сәфәрова алып барачак.

Татарстанда акциядә катнашучылар татар язучысы һәм журналист Ибраһим Гази әсәрләреннән өзек язачаклар. Россия төбәкләрендә катнашучыларга татар язучысы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны Нәби Дәүли әсәрләреннән өзек укылачак. Чит илләрдә катнашучылар өчен татар язучысы, педагог һәм публицист Афзал Шамов хикәяләреннән өзекләр язачак.

Татар телендәге диктантны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Милли мәдәният һәм мәгариф укытучылары тикшерәчәк. Диктант нәтиҗәләрен акция сайтында чарадан соң 30 көн дәвамында күреп булачак.

Диктант 26 сентябрь көнне сәгать 11дә башланып китә, аны ТНВ каналыннан һәм https://www.diktant.tatar/ сайтыннан карап булачак. Беренче текст Татарстандагылар өчен укыла.

Тагын бер үзенчәлекле як: текст язганнан соң, аны диктант барышында күрсәтелгән номерның ватсабына юллыйсы. Татарстан өчен аерым номер, Россия төбәкләре һәм чит илләр өчен үзгә номерлар. Мөгаллимнәр исә әлеге фотодагы текстны тикшерәчәкләр.

http://idel-tat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев