Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Быелның Балтач районы башлыгы гранты иясе – ул Ландыш Хәбибуллина

Районга дан алып килүче йолдызчык

Бөтенрәсәй һәм республика олимпиадаларында, конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңүчеләргә, Россия дәрәҗәсендә уңыш яулаган укучыларга Балтач районы башлыгы Грантын тапшыру матур традициягә әйләнде.

Әлеге Грантка ия укучы – үзе белем алган мәктәпкә, районга дан алып килүче йолдызчык. 2023 нче елның Балтач районы башлыгы гранты иясе – ул Норма урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Ландыш Хәбибуллина.

Ландыш - Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында сәнгать фәне буенча призер, Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында җәмгыять белеме фәне буенча призер, Татар теле һәм татар әдәбияты фәннәре буенча Республика күләмендә уздырылган олимпиада призеры, олимпиадаларның муниципаль этабында 8 фәннән призер, төрле интеллектуаль конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән, шулай ук республикакүләм туризм ярышларында актив катнашып, призлы урыннар яулаган укучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец.

    Теги: район башлыгы гранты