Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бәйрәм итә сабыйлар да (+фото)

Бүген районыбызның белем йортларында гына түгел, тәрбия учакларында да бәйрәм атмосферасы хөкем сөрә.

Иртәнге сәгатьләрдән бистәнең 4нче номерлы балалар бакчасы хезмәткәрләре балаларны шарлар белән бик матур итеп бизәлгән капка яныннан каршы алып, тагын да күркәм итеп бизәлгән ишегалдына озаттылар. Кызлар һәм малайлар яраткан тәрбиячеләренә дә, бакчабыз мөдире Роза Николаевнага да чәчкә бәйләмнәре бүләк иттеләр. Мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар өчен тантаналы мондый кабул итү, әлбәттә, бик сөенечле вакыйга булды. Җәйге чордан соң күрешмичә торган иптәшләрен күреп тә, сагынулы кочаклашулар бүләк иттеләр. Балачак дөньясының никадәр самими чор икәнен балалар йөзеннән күзәтеп, үзебезнең дә әлеге бәйрәм геройлары буласы, шул чорга кайтасы килде хәтта. Бәйрәмгә килгән төрле мультфильм геройлары белән балаларыбыз яңа уку елына аяк бастылар. Рәхмәт Сезгә, яраткан бакчабыз коллективы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев