Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бәйрәм күңелле үтте, Хәйретдинов та кайтып җитте... (фото)

Балтач бистәсенең 2 нче номерлы бакчасында Әтиләр бәйрәме елның-елында аеруча да күңелле үтә. Быелгысы да мавыктыргыч, яңа номерлар белән иде.

Тәрбияче Лилия Галимуллина белән Альбина Хаҗиева группасы балалары әтиләргә-дәү әтиләргә һәм дә бабайларга җырлар әзерләгән, бүләккә әтиләренең портретларын ясаганнар, биюләр өйрәнгәннәр, һәрбер бала бүләк тапшырганда үз әтисе турында горурланып сөйләде, шунда ук кызлар малайларны да онытмаган. Конверт эченә яшерелгән бүләкләрне алар һәр малайга шаян шигырь сөйләп тапшырды. Лилия Галиевна һәрбер балага аерым тукталып, нинди сәләткә ия икәнлекләрен шәрехләп, әтиләрнең йөрәкләренә барып җитәрлек җылы сүзләр әйтте. Хәйран озакка сузылган бәйрәмнән әтиләр таралырга ашыкмады.

Шөкер, группабызның әтиләре балалары өчен җан атып торучан. Әнә, җитәкче урында эшләгән көрәшчебез Айдар Хәйретдинов та күрше районнан кадәр бәйрәмгә кайтып җитте. Андый әтиләребезнең дә вакыт табуы соклндыра. Гомумән, бәйрәмне уздыручы музыка укытучысы Дамира Дамировнага рәхмәт әйтәсе килә. Ул булганга күрә балаларыбызның биюләре дә, җырлары да сокланып карап һәм тыңлап туймаслык. Спорт уеннары, җыр-музыка белән бергә үрелеп үткән бәйрәм мизгелләре күңелләрдә озак сакланыр әле. Чөнки бакчабыз белән хушлашырга санаулы гына айлар калып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250