Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Бәйрәмебезнең исеме җисеменә туры килде яки кемдә нәрсә, ә без Ватанны саклаучылар көнен рәхәтләнеп бәйрәм иттек”

...Әйе ир-ат булса хәвеф-хәтәр юк Аллага шөкер, булмасын да иде ул... Россиядә элек – электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге һөнәр булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул - ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз иленең намусын саклау...

Ир-ат булса, хәвеф-хәтәр юк,

Бәләләрдән калкан кебек каплыйсыз сез.

Балаларның – тынычлыгын, әниләрнең

Саф ягымлы елмаюын саклыйсыз сез.

...Әйе ир-ат булса хәвеф-хәтәр юк Аллага шөкер, булмасын да иде ул... Россиядә элек – электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге һөнәр булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул - ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз иленең намусын саклау...

Буген 23 февраль – батырлык бәйрәме. Без 5 нче номерлы “Сөенеч” балалар бакчасы колективы  кыю, батыр әтиләребез , ягымлы назлы әниләребез белән берлектә шушы хөрмәткә ия бәйрәмне, саф һавада күңел ачып ял  итергә булдык. Без бит иң –иң батырлары , шуңа куркытмады безне кышкы ахыргы бураны да , юлыбызны Чана-тау кырыенда урнашкан киң, рәхәт, кунакларны чакырып, җәлеп итеп торучы  болынга юл тоттык.  

Әтиләребезне, әниләребезне, нәниләребезне һәм килгән кунакларыбызны котлап аю да өненнән чыкты, рәхәтләнеп флеш моб – зарядкасы ясатты, Убырлыбыз да иренмичә урманын калдырып килеп бию биетеп китте, Солдтатыбыз килде – бөтен батыр нәниләребене бәйрәм медале белән бүләкләде, аларны уйннаты, ярыштырды. Әтиләребез учак якты, аларга кадер хөрмәтен исбатлар әниләребез коймак, плау пешерделәр, фольгага төреп күмердә бәрәңге тәгәрәттеләр, самавырда үлән  чәе кайнатып эчерделәр, учакта пешергән сосики, шашлык дисеңме, күңелең ни тели шул бар иде бездә, туй табыныннан бер дә ким түгел иде. Ә әтиләрбез үз чиратында, сабыйлар белән ярыштылар, уйнадылар, көч сынаштылар, чанада шудылар, карлы тауда тәгәрәшеп балалары белән бергә аунап  уйнап балачакларына кайтып килделәр. Бала күңеле гади яратудан корлыган бит. Әтиләребез сабыйларны кочып, яратып, җылы һисләр белән уйнаганлыгын, бергә вакытын җәлләмичә ял иткәлеген аңлап, нәниләребезнең күзләре янып, күңелләре очынып, рухланып тора иде.Әтиләргә, сабыйларга, әниләргә карап күңел шатланды бу көнне. Шушы ыгы – зыгылы тормышта, башка сыймаслык мәгълүмат тулык заманада, саф хавада ял итеп, чын - нарасый сабыйдай күңел ачып, үз гаиләңә бөтенең белән бирелеп, аларга үзнең терәк булганын күрсәтеп,исбатлап  кайттылар әтиләребез. Эх рәхәт иде!!!  

Безнең бакчабызда шушындый күмәк коллектив, бердәм әти-әниләр, эчкерсез саф дус нәниләр булган өчен сөнеп яшибез, эшлибез бит. 23 февраль бәйрәмен исеменә җимесен туры китереп -  гаиләләренең саклаучылары,терәкләре  икәнен күрсәтеп бәйрәм итеп кайттык әле!!! Саулык, сәләмәтлек, узгынчы авырулар, гаилә тигезлеге,тыныч аяз күк йөзе, мул табыннар, балаларыгызның игелеген күреп яшәгез безнең иң кадерле терәкләребез әтиләребез, абыйларыбыз, бабайларыбыз. Илнең терәге булган кебек безнең дә терәк сез - шуны онытмагыз!

Шакирова Гөлназ Рафис кызы,

5 нче  номерлы “Сөенеч” балалар бакчасы тәрбиячесе.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 23 февраль