Чапшар башлангыч мәктәп-балалар бакчасында семинар узды (фото)
Семинарда районның башлангыч мәктәп-балалар бакчасы җитәкчеләре катнашты.
Чапшар башлангыч мәктәп-балалар бакчасы базасында «Балаларны татар халкының милли культурасы, гореф-гадәтләре һәм йолалары нигезендә тәрбияләү» темасына семинар узды. Семинарда районның башлангыч мәктәп-балалар бакчасы җитәкчеләре катнашты.
Алар «Гаиләм ядкәре» темасы буенча төзелгән күргәзмә һәм музей эшчәнлеге белән таныштылар. Балалар бакчасында ачык шөгыль, 3 сыйныфларда әдәби уку дәресе карадылар. «Гореф-гадәт, йола югалмаган» дип исемләнгән сыйныфтан тыш чара карадылар.
Җитәкчеләр башлангыч-мәктәпнең эшчәнлеге белән тирәнтен таныштылар. Семинар бик эшлекле үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев