Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чана, футбол, “Серле капчык”... әтиләр төрлечә сыналды (+фото)

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бистәнең беренче номерлы балалар бакчасы зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә бик матур бәйрәм үткәрде.

Әлеге күркәм чарада катнашу өчен әтиләр үзәктәге ял паркына чакырылды. Биредә чана, канат тартуда, футбол ярышларында, марш атлауда, “Серле капчык”тагы сорауларга җавап табуда иң-иңнәр ачыкланды, кадерлеләренә көч бирү өчен балалар җырлар, шигырьләр, матур сүзләр бүләк иттеләр. Бәйрәмгә тагын да ямь өстәүдә, аппаратура белән тәэмин итүдә “Хыял” яшьләр үзәге җитәкчесе Раил Садыйковның һәм Гадил Гарифуллинның да өлешләре зур булды.

Бәйрәм бер тында үтеп тә китте, ярышлардан көч алган әтиләр һәм алар өчен чиксез сөенгән балалар йөзендә шат елмаю иде. Һәрбер әти тәрбиячеләргә ихлас рәхмәтләрен ирештереп, киләчәктә дә шулай матур итеп ярышып һәм бәйрәм итеп яшәргә язса иде дип теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм