Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чана шуып, рәхәтләнеп күңел ачтык (+ фотолар)

Биредә урнашкан чишмәгә суга килүчеләр дә кышкы Сабантуй барганын күреп, аптырашта калдылар, хәтта.

Балаларның кышкы каникулларын һәрбер әти-әни кызыклы итеп үткәрү максаты куя. Ә безнең сыйныфның тагын бер матур традициясе бар, ел саен 7 гыйнвар көнне без чана шуарга чыгабыз. Сыйныф җитәкчебез Елена Юрьевна һәм озайтылган көн тәрбиячесе Гөлназ Камилевна үзләре дә балалар белән рәхәтләнеп күңел ачалар бу көнне. 

Узган ел без Сосна тавында күңел ачсак, быел Кече Лызи авылының ындыр табагы артында чана шудык. Биредә урнашкан чишмәгә суга килүчеләр дә кышкы Сабантуй барганын күреп, аптырашта калдылар, хәтта. Әйе, Балтач урта мәктәбенең 2 В сыйныфы шундый Сабантуйлар да ясап, рәхәтләнеп күңел ача белә. Балалар белән бергә, күмәкләп чана шуганнан соң, коймак һәм кайнар чәй белән тәмләп тамак ялгап та алдык. Менә шулай күңелле ял итеп, яңа чирек алдыннан көч җыеп кайттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев