Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чапшар мәктәбендә әти-әниләр нишләп йөргән? (+фото)

Чапшар башлангыч мәктәбендә профориентация буенча дәресләр узган.

"Укучылар белән очрашуга әти-әниләрне чакыру, балаларга  үзләренең һөнәрләре турында сөйләтү, шул рәвешле кечкенәдән хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү юнәлешендә күләмле генә эшләр башкарабыз. Балаларга әти-әниләр белән мәктәп стеналары арасында очрашу тагын да зур җаваплылык өсти. Әңгәмә вакытында һөнәр белән кызыксынулары да арта", ди укытучы Гөлфинә Әсәдуллина. 

Һөнәрләр белән танышу юнәлешендә Чапшар укучылары әти-әниләр белән класста гына очрашып калмыйлар, ә аларның эш урыннарына да баралар. Бу очракта берничә юнәлеш буенча белем һәм тәрбия бирелә, ди укытучы. Беренчедән укучылар, аралашу әдәбе, кунакта үзеңне матур тоту кагыйдәләрен исләренә төшерсә, эш урыннарында, бигрәк тә, техника янында куркынычсызлык кагыйләре дә онытылмый. Аннан соң саф һавада йөрү үзе үк зур файда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев