Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чапшар укучылары яза

Чапшар мәктәбе укучылары "Эко яз - 2019" акциясенә кушылып сыерчык оялары ясап кына калмаганнар, шигырьләр дә иҗат иткәннәр.

"Эковесна - 2019" акциясе

Чыршыларны кисмәгез (шигырь)

Чыршылартөрлебула:

Ак чыршы, кара, зәңгәр.

Кисмәгез чыршыларны,

Дусты булсагыз әгәр.

Чыршының ылыслары

Җәйдә, кыш та коелмый.

Нинди генә җәнлекләр

Аңа килеп сыенмый.

Яхшы азык тиеннәргә,

Дус ул тычкан, кошларга.

Хәтта кабан дуңгызы да

Авыз итә аңардан.

Дәва өчен кулланыла

Энәләрнең йомшагы.

Чыршы – бездәЯңа елның

Иң кадерле кунагы.

Чыршы ул – табигать күрке –

Бик матур затлы агач.

Бик сөенә кешеләр

Чыршыдан йортлар салгач.

Утынга да, бурага да,

Тактага да яхшы ул.

Усак, юкә арасында

Иң чыдамлы агач шул.

Урман кызы чыршыкай

Яшелдән күлмәк кия.

Күркәләре бик файдалы

Авыруга дәвасы тия.

Шифалы хуш исләреннән

Тәннәр китә язылып.

Кунаклар мунча керәләр,

Себеркесен чабынып.

Табигать – анабызга

Рәхмәт әйтик, булышыйк.

Һәр ел яз – көз айларында

Күпләп чыршы утыртыйк.

Рүзәл Әүхәдиев

Без – кошларның дуслары

Туган җирләрен сагынып,

Ерактан, бик ерактан

Безнең Шушма буйларына

Кыр үрдәкләре кайткан.

Кыр казлары да бар монда,

Былбыл сайрый камышта.

Чын табигатькә сокланып,

Кошлар белән таныштык.

Яшәгез сез, куанышып,

Монда азык җитәрлек.

Шушма буйлары бик гүзәл,

Күрсәң, исен китәрлек.

Курыкмагыз сез, кошкайлар,

Беркем дә тимәс сезгә.

Изге теләкләрне юллап,

Көн дә җим сибәм җиргә.

Булыйк, дуслар, мәрхәмәтле,

Рәнҗетмик без аларны!

Кошлар безнең – дусларыбыз,

Корсыннар ояларны.

Илсинә Ризванова

Саклыйк Җир-анабызны!

Туган авылым Чапшарым

Булса да бик кечкенә,

Көмеш сулы саф чишмәләр

Бары тик бездә генә.

Ямьле инеш буйларында

Үсә бөдрә таллар.

Сандугач сайравы белән

Ата бездә ал таңнар.

Сокланам мин авылыма

Юллары чиста, тигез.

Елга ярына тезелгән

Чишмәләр саны чиксез.

Авылымнан ерак түгел

Ямьле карурман шаулый.

Гөмбә, җиләк җыярга

Анда кем генә бармый.

Авылыбызның горурлыгы-

Җәелеп киткән артышлык.

Гөлҗимеш, мәтрүшкә җыярга,

Эшләп аргач, ял итәргә

Җыела монда халык.

Авылыбызның бер ягында

Чикләвекле мәһабәт тау.

Безнең изге бурычыбыз-

Шушы матурлыкны саклау.

Табигать-анабызга

Рәхмәт әйтеп булышыйк.

Һәр ел яз-көз айларында

Күпләп агач утыртыйк.

Сагынып көтеп алыйк без

Язның беренче кошларын.

Мактап сайрасыннар әле,

Ясыйк тизрәк ояларын.

Шифалы суын эчәбез, дип,

Елатмыйк каеннарны!

Сындырмыйк ботакларын да,

Рәнҗетмик хайваннарны!

Инеш-чишмә буйларын

Пычратмыйк әле, дуслар!

Җир-анага назлы булсак,

Ходай хәвефләрдән саклар.

Амин!

Зәлинә Хәкимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЭкоЯз