Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чәчәккә күмелгән чак

Чәчәккә күмелгән бакчада мәш килү, бүлмә гөлләре белән серләшеп, аларны тәрбияләү Фаилә апага күңел җылысы, җан рәхәтлеге бүләк итә. Кулы җиңел булгангамы гөлләре дә шаулап үсә.

Фиилә Дәүләтшина хезмәт юлын Арбор урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы буларак башлый. Соңрак ул Куныр урта мәктәбенә күчерелә. Ә 1990нчы елдан Шода башлангыч мәктәбенә кайта. Үз эшенә үтә җаваплы, таләпчән, намуслы укытучының бүген тәүге укучылары күптән инде тормышта үз юлларын, үз урыннарын тапкан егет-кызлар. Алардан соң белем алган укучылар да инде ныклы адымнар белән атлап килә. Үзем аның укучысы булма-сам да, Казан педагогия көллиятендә укыган елларымда Фаилә Газизовна классында практика үтәргә туры килде. Әниләрчә кайгыртуы, кирәк урында нык таләпчән булуы, эшне чын мәгънәсендә кулдан тотып диярлек өйрәтүе киләчәктә миңа зур тәҗрибә булды. Үзе булдырган гына башкалардан да шушы таләп итә белә. Шуңа да үз эшенә үтә дә намус белән караганы, оештыру сәләтенә ия булганы өчен аны директор итеп билгелиләр. Җитәкченең дә ниндие генә әле. Белем һәм тәрбия йорты директоры бит. Бу исә балалар бакчасы һәм мәктәп өчен җавап тоту дигән сүз. Әмма бер булганнан була дигәндәй, җитәкчелекнең беренче көннәреннән Фаилә апа комплекс өчен үзен аямый эшли. Кыскарту, ябылу куркынычы янаган вакытта да комплексны саклап калу, балаларны детсадтан мәхрүм итмәү, ә хезмәткәрләрне эшсез калдырмау өчен зур тырышлык куя. 201 Ончы елда балалар бакчасы мәктәп бинасына күчерелеп, биредә һәркемгә зур уңайлылык тудырыла. Җитәкче һәр эштә башлап йөреп, эш процессында үзе катнашканда гына коллектив гөрләп эшли. Фаилә апа да моның шулай икәнен яхшы аңлый. Шуңа да ул бер генә эштән дә тарсынмый. Мәктәпнең гөрләп эшләвендә, белем-тәрбия өлкәсендә матур нәтиҗәләргә ирешүдә җитәкченең өлеше зур. Һәрнәрсәнең уртасында кайнарга яратучы Фаилә Дәүләтшина бала күңелендә матурлыкка мәхәббәтне кечкенәдән тәрбияләү кирәк дигән максат белән эш итә. Әти-әни, авылдашлар белән дә тыгыз элемтәдә тора. Авыл халкын концерт-тамашалар, хәләл көч белән булдырылган күргәзмәләр белән сөендерә. Класслар, коридорда шаулап үскән гөлләр, җәен шау чәчәккә күмелгән мәктәп яны бакчасы да Фаилә Гази-зовнаның тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе. Матурлыкка омтылучан, гаять тә киң күңелле, уңган бу ханым инде бишенче дистәсен каршы ала. Яшәү дәверендә гүзәллекне тудырып кына түгел, аны саклый белүче Фаилә апаның, шөкер, тормышының да шаулап чәчәк аткан мәле. Үз һөнәрен тирән хөрмәт итүче мөгаллимә тормыш иптәше Илфат абыйның пар канаты, балалары Илшат белән Гөлшатның газиз әниләре булуы белән дә бик бәхетле. Гөлләргә күмелгән нигезнең киләчәге дә шау чәчәкләре белән авылдашларны гел сокландырып торса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250