Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чепья авылында яңа балалар бакчасы ачылды

Бүген Чепья авылында балалар бакчасы ачылды. Ачылу тантанасында Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.

Чарага килүчеләрне күпмилләтле, кунакчыл Чепья җирлеге милли ризыгыбыз чәкчәк белән каршы алды. Килгән кунакларның чыгышларыннан һәм котлау сүзләреннән соң бакча үз ишекләрен ачты, бина эче балаларның шат авазына күмелде.

Шулай ук район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм министр Энгель Фәттахов Арбор мәктәбендә булдылар, мәктәпнең эшчәнлеге белән якыннан таныштылар, ремонттан соңгы үзгәрешләрне уңай бәяләделәр. Биредә аларны балалар каршылады. Мөхтәрәм кунагыбыз бакчадагы берсеннән-берсе гүзәл чәчкәләргә сокланды, хәтта аларны фотога да төшереп алды.


Баш мөхәррир фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250