Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чепья мәктәбендә 1нче сыйныф укучыларының әниләренә багышланган язмаларыннан өзекләр

Зөһрә Минһаҗева: "Әнием Гөлназ укытучы булып эшли. Эштән ул бик арып кайта. Шуңа күрә без, энем Шәүкәт белән көчебездән килгәнчә, әнигә булышырга тырышабыз.

Безнең эшләгәнебезне күреп, әниебез кояш кебек елмая. Ә аның елмаюы безгә көч өсти, эшләгән саен эшлисе, булышасы, әнине тагын да шатландырасы килә. Әниебез әле безне бик тәмле ризыклар белән дә сыйлый: өчпочмак, мантый, бәлеш дисеңме, барысы да телеңне йотарлык була. Кичләрен без бергәләп дәрес әзерлибез. Аңлашылмаган әйберләрне ул миңа әйбәтләп, сабыр гына аңлата. Ә йоклар вакыт җиткәч, әниебез безгә төрле кызыклы әкиятләр укый. Менә шундый әнине ничек яратмыйсың инде?!"
Илназ Садыйков: "Әниемнең исеме - Рәзинә. Ул бик матур, сөйкемле. Әниебез безгә һәрвакыт ярдәм итә. Ул бик тәмле аш-сулар әзерли. Кыш көннәрендә аякларыбыз җылыда булсын дип оекбашлар бәйли. Мин әниемне беркайчан да рәнҗетмәскә сүз бирәм. Әнием, син булганга көннәребез аяз, төннәребез ай-йолдызлы якты."
Зәринә Прокопьева: "Әнием Фәния дөньядагы иң әйбәт әни. Аның күзләре дә матур, чәчләре дә искиткеч хуш исле, куллары да гаҗәеп җылы һәм назлы. Мин аны бик яратам һәм сүзеннән чыкмаска тырышам."
Элвина Мотыйгуллина: "Минем әниемнең исеме - Элмира, ул Казанда эшли. Аның эштән кайтуын түземсезлек белән көтеп алам. Әни - безгә тормыш биргән кеше. Әни булмаса, мин дә булмас идем. Әмма әниемне яратуым аның өчен генә түгел. Мин аны яхшылыгы өчен яратам. Без әни белән бергә дәресләр әзерлибез. Әни миңа диктантлар да яздыра, рәсемнәр ясаша, аш-суга өйрәтә. Мин әниемә охшарга тырышам."
Адел Сәләхетдинов: "Минем әниемнең исеме - Алсу. Ул бар нәрсәгә дә җитешә: ашарга да пешерә, өйне дә җыештыра, керләр дә юа, матур гөлләр дә үстерә. Алтын куллы булганы өчен мин әниемне бик яратам. Шундый әнием булганга, мин бик бәхетле."
Арсений Туктаров: "Миңа әнием Светлана кадерлеләрдән дә кадерле кеше. Әни безне бик ярата. Ул безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән "улым", диеп сөеп уята. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы безгә шатлык китерә. Салкыннарда күңел җылысын биреп җылыта. Әнием, ярый әле янәшәмдә син бар!"
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алисә ЗАРИПОВ туплады.
Фото: http://deti.goodhouse.com.ua/sobesedovanie-dlya-pervoklassnika-o-chem-nado-znat-mame/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250