Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чепья Рәсәйкүләм Конгресс кунакларын кабул итте (+фоторепортаж)

6 октябрь көнне бер төркем Конгресс кунаклары Чепья урта мәктәбендә рус теле укыту үзенчәлекләре белән танышты.

Сайтыбызда алдан хәбәр иткәнчә, 4-8 октябрьдә Казан шәһәрендә рус теле һәм әдәбияты укытучылары Россия җәмгыятенең V Конгрессы уза. Чарада Россиянең 77 шәһәреннән 600гә якын кеше катнаша, алар арасында мәктәп һәм югары белем йортлары мөгаллимнәре, методистлар, галимнәр, мәдәният белгечләре дә бар. Конгрессның максаты заманча укыту идеологиясен билгеләү, рус телен өйрәнүгә, укытуга яңача якын килү, яшьләрнең сөйләм күльтурасын үстерү. Шулай ук халыкның филологик грамоталылыгын үстерү, рус филологиясе өлкәсендә укыту программаларын һәм укыту-белем бирү стандартларын камильләштерү турында да сүз алып барылачак.

Кичә, 6 октябрь көнне бер төркем Конгресс кунаклары Чепья урта мәктәбендә кунакта булды, алар рус теле укыту үзенчәлекләре белән танышты. Кунакларны биеп-җырлап каршы алдылар. Милли ризыгыбыз чәк-чәктән авыз иткәч, конгресс делегатлары чын мәгънәсендә милләтләр дуслыгы дөньясына чумды. Мәктәп коллективы алар игътибарына биш телне өйрәтү методикасын тәкъдим итте. Билгеле һәрбер дәрес укучыларның җырлы-биюле чыгышлары белән үрелеп барды. Кунаклар шулай ук мәктәп базасында эшләп килгән эшче һөнәр түгәрәкләренең эшчәнлекләре белән танышты. Мәктәпнең үз журналистлары белән дә бик теләп аралашты. Кунакларны иң сокландырганы балаларның биш телдә дә иркен аралашуы һәм үзара дустанә мөнәсәбәттә укулары булды. Чепья мәктәбендәге укыту методикасы, биредәге эш алымнары Россия күләмендә тәкъдим ителерлек үрнәк дип югары бәя бирде кунаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250