Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чулпан: “Минем балам булдыксыз”

Исәнмесез. Минем улыма 6,5 яшь. Көз көне мәктәпкә барырга җыенабыз. Әмма ул хәреф танымый, санаганда да бутала.

Мөстәкыйльлеккә дә өйрәтә алмыйм, әле эттән, әле кешеләрдән куркам, дип елый. Башкаларның балалары бөтен әйберне дә тиз үзләштерә. Нигә минем балам шундый булдыксыз? Миңа аның белән ничек шөгыльләнергә?
Чулпан, 27 яшь.

Сорауга Балтач гимназиясе педагог-психологы Әнисә Җәләлова җавап бирә:
- Исегездә тотыгыз, сезнең балагыз - аерым шәхес. Ул 6 яшьтә алфавитны белмәскә, шигырь сөйләмәскә, оялырга, зур этләрдән һәм мыеклы ир-атлардан куркырга мөмкин. Бу әле бала начар һәм сез аннан кеше ясый алмыйсыз дигән сүз түгел. Шөгыльләнер өчен вариантлар эзлисез икән, димәк, сез балагызны яратасыз, сез - яхшы әни. Бары тик әти-әниләрнең ышанычы, бөтен башлангычларында таяныч булулары балага чын шәхес булып формалашырга ярдәм итә. Балагызны башкалар белән чагыштырмагыз. Бәлки аның үзенә хас булган таланты, кызыксынулары бардыр һәм аларны ачу өчен сезнен генә ярдәмегез кирәк. Беркайчан да үзегезнең һәм баланың күңелен төшермәгез. Улыгызның яхшы якларын күрсәтеп, мактау аша тәрбияләргә өйрәнегез. Үзегез дә күрерсез: мондый тәрбия алымын кулланганда уңай якка үзгәреш үзен бик тиз сиздерәчәк.
Фото: live-training

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250