Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чыгарылыш сыйныф укучылары математикадан БДИны компьютерга бирә башларга мөмкин

2024 елда 11 нче сыйныф укучылары математикадан бердәм дәүләт имтиханнарын компьютерга тапшыра башларга мөмкин.

“Югары икътисад мәктәбе” илкүләм тикшеренүләр университетының Мәгарифне үстерү институты профессоры Ирина Абанкина әнә шулай дип белдергән. Узган ел укучылар беренче тапкыр информатикадан сынауларны компьютерга тапшырган иде. Узган ел бездә бу имтиханны 2455 кеше сайлады.

– 2024–2025 елларда табигый–фәнни циклны, ягъни физика, химия, биология, география кебек фәннәрдән сынауларны электрон вариантка күчерсәләр, киләсе елларда гуманитар фәннәргә чират җитәр дип саныйм, – белгеч.

Аның фикеренчә, әлеге юнәлештә актив эш алып барыла. “Россия электрон мәктәбе” порталы үсә, “Сферум” мәгълүмати-коммуникатив белем бирү платформасы кертелә, мәктәпләрне цифрлаштыруга ярдәм күрсәтелә.

Безнең мөгаллимнәр сынауларны яңача форматта тапшыруга ничек карый?

– Фикерем уңай. Төгәл фәннәрне электрон форматта бирүне 2023 елда ук кертергә җыенганнар иде, тик нигәдер кичектерделәр. БДИны компьютерлаштыруны сузарга кирәкми. Ни өчен дигәндә, замана балалары әлеге системаны яхшы белә. Бу форманы тизрәк керткән саен, яхшырак дип уйлыйм. Дөрес, башта ниндидер кызыксындыру чаралары булдыру кирәк. Әйтик, чик баллар санын азрак куярга. Компьютерга тапшыручыларга өстәмә баллар да билгеләнсә, укучыларның кызыксынуы артачак, авырлыгын да сизмәячәкләр, – ди Казан энергетика көллияте мөгаллиме, педагогика фәннәре кандидаты Раил Шәмсетдинов.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бди математика