Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чыгарылыш сыйныф укучыларын мәгариф идарәсе җитәкчесе котлый

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!

       Чираттагы уку елы да ахрына якынлашты. Быелгы уку елы барыбыз өчен дә бик узенчӘлекле узды. Шуңа да карамастан безнең өчен ул вакыйгаларга бай ел булды. Районыбызның 500 дән артык укучысы өчен буген соңгы кыңгырау чыңлаячак. Сезнең һәрберегез алдында беренче җаваплы адым – үзегезнең һөнәри юлыгызны сайлау тора. Сайлаган юлыгызның ныклап уйланылган булуын телим. Үзегезгә ышаныгыз, авырлыкларны җиңәргә өйрәнегез һәм куелган максатыгызга ныклы адымнар белән атлагыз. Сез яшь, яңа идеяләргә  һәм аларны тормышка ашыру өчен көч һәм энергиягә бай.

        Хөрмәтле 11 нче сыйныф укучылары, имтиханнарны уңышлы тапшырырсыз дип ышанам. Сезнең мәктәптә ирешкән уңышларыгыз, һичшиксез, укытучыларыгызның тырышлыгы. Шуңа да аерым рәхмәт сүзләрен сезгә белем баскычларын яуларга ярдәм иткән, иң мөһим кешелеклек сыйфатларына – игелеклелек, ярдәмчеллек, дуслык һәм гаделлеккә өйрәтүче укытучыларга җиткерәсем килә. Сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә районыбызда белем бирүнең югары дәрәҗәсе һәм сыйфаты белән горурлана алабыз. Хөрмәтле әти-әниләр, уку елы дәвамында сез балаларыгыз янәшәсендә булып, һәрчак ярдәм итеп тордыгыз. Алар сезнең өметләрне акласын, тормышта үз юлларын табып, бәхетле булсыннар иде. Укучылар, һәммәгезгә дә җәй айларын күңелле һәм файдалы итеп уздыруыгызны телим. Тормышта нинди генә юнәлеш сайласагыз да, һәрнәрсәгә җитди якын килүче актив яшьләр булып, районыбызга тырышып хезмәт итәрсез дип ышанам. Сезгә киләчәктә уңышлар һәм яңадан-яңа җиңүләр телим!

 Олы ихтирам белән Алия Шагаева,

район мәгариф идарәсе җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев