Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чын күңелдән рәхмәт!

12нче октябрь көнне район мәдәният үзәгендә кадерле һәм мөхтәрәм укытучыларыбыз үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Укытучылар көне уңаеннан үткәрелгән «Рәхмәт Сезгә, рәхмәт чын күңелдән!» дип исемләнгән олуг тантана кадерле мөгаллимнәребезгә рәхмәт хисләребезне белдертергә, аларның хезмәтен бәяләргә менә дигән мөмкинлек бирде. Рәсәй, Татарстан Мәгариф министрлыклары, район хакимияте тарафыннан бүләкләнүчеләр сәхнә түрендә урын алгач, зал аларны озак алкышлады. ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов әйтүенчә, укытучы булу - ул язмыш, зур хезмәт һәм талант. Мөгаллим киләчәккә караш формалаштыручы гына түгел, ә үз укучыларына һәрвакыт үрнәк, гыйбрәт, маяк дияргә кирәк.
Дөньялар никадәр генә авыр булса да, укытучы исеме һәрвакыт югарылыкта кала килде. Соңгы елларда дәүләтебезнең мөгаллимнәрнең тырыш хезмәтенә зур игътибар бирүе дә куандыра. Бу исә киләчәккә зур өмет уята. Тәбрикләү сүзе белән сәхнәгә күтәрелгән район мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова да:
- Безнең ничек белем бирүебез киләчәктә шуның нәтиҗәсен күрү белән бәйле. Бүген эшебезнең авырлыгын уйларга түгел, ә аның нәтиҗәсен күреп сөенергә кирәк. Сезгә иң мөһиме сәламәтлек, хезмәтегездән канәгатьлек хисе алып яшәвегезне телим, - дип изге теләкләрен ирештерде. Чыннан да, хезмәтеңнән тәм тапканда гына эшеңнең нәтиҗәсе сөенерлек, ирешелгән уңышларның да саны бихисап була. Ә бу нисбәттән безнең районда чын укытучы исемен горур йөртүче шәхесләребез бик күп. Һәм алар берсе дә бу бәйрәмдә игътибарсыз калмады. Төрле конкурсларда җиңүчеләр белән беррәттән, сәхнә түрендә олимпиадада җиңүчеләр әзерләгән укытучылар да урын алды. Чарада гомерләрен балалар укытуга багышлап, җәмгыять эшләрендә актив катнашкан, әле дә булса укучыларының уңышларына сөенеп, борчуларын бергә уртаклашучы, иҗат уты белән янып йөрүче ветеран укытучыларыбызны да хөрмәтләделәр. Олы хезмәтләре өчен зур рәхмәт белдереп, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.
Бәйрәм ахырында Татарстан Республикасының җыр һәм бию ансамбле чыгышы тәкъдим ителде. Чын күңелдән башкарылган моңлы җырлар, дәртле биюләр мөгаллимнәребез күңеленә хуш килде. Рәсемдә: Татарстан Республикасының «Мәгарифтәге казанышлары билгесе» белән бүләкләнүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250