Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чыршы бәйрәменә пиратлар килде (+фоторепортаж)

Яңа ел бәйрәме Балтач урта мәктәбендә дә бик күңелле узды.

Мәктәпнең “Йолдыз” идарәсе егет-кызлары аны елның-елында кабатланмас итеп уздырырга тырыша. Быел да бәйрәмнәр югары нотада үтте.1,2,3,4 сыйныфларда "Операция УШ" (Щенячий патруль), 5-6ларда "Илләр буенча сәяхәт", 7-8 сыйныфларда “Шимбә кич белән”("Субботу вечером") Яңа ел телешоуы, 9-11ләрдә "Елына 365 көн" Яңа ел КВНы формасында үткән бәйрәм чараларыннан һәркем канәгать калды.

3б сыйныфы укучыларының бердәм булып, бәйрәмгә ныклы әзерлеге аеруча мактауга лаек. 21 гасыр пиратлары булып тулы составта катнашулары, сыйныф җитәкчесе Фәридә Низамованың да балалар белән бергә киенүе, әти-әниләрнең һәрвакыттагыча костюмнар әзерләүдә активлык күрсәтүе дирекция тарафыннан да мактап телгә алынды.

Бәйрәм тәмам, әмма аннан алган хис-кичерешләр әле безне каникул дәвамында озата барыр.


Әти-әниләр исеменнән Гөлзидә Газизуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: маскарад