Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Cмәелдә гаҗәп хәл – беренче сыйныфта 15 укучы

«Смәел» хуҗалыгы шактый зур мәйданда бәрәңге утыртып биргән...

Смәел мәктәбендә 1нче сентябрь көне чын мәгънәдә бәйрәм булып уздырылды. Моның үзенең сәбәпләре бар. Беренчедән, беренче сыйныфка 15 бала кабул ителде. Кайбер урта мәктәпләрдә укырга килүчеләрнең 5-10нан артмаган чорда, бу бик шатландыра. Икенчедән, мәктәп коллективы уку елына зур әзерлек белән килә – кабинетларны яңарту мөмкинлеген тапканнар, видеопроекторлар һәм ике зур телевизор юнәлтә алганнар, башка юнәлеш буенча да мәктәпкә зур ярдәм күрсәтелгән. «Смәел» хуҗалыгы шактый зур мәйданда бәрәңге утыртып биргән, укучылар аны үзләре тәрбияләгән. Үзебез үстергән бәрәңгене мәктәп ашханәсендә кулланачакбыз, әле сатарга да калачак, ди мәктәп җитәкчелеге. Хәзерге вакытта эшләүче һәм лаеклы ялда булган укытучылар, әти-әниләр һәм укучылар, җитәкчелек килешеп эшлиләр, шулай булгач нәтиҗә дә монда яхшы булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Смәел авылы