Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чыгарылыш укучылары өчен БДИ буенча яңалык

Чыгарылыш укучылары БДИ предметларының берсен 4 нче һәм 5 нче июльдә яңадан тапшыра алачак.

Әгәр бала, дулкынлану аркасында, эшне сыйфатлы башкармаса, бу аның киләчәк язмышын, карьерасын «боза» ала, дип билгеләп үтте РФ хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин. Шуңа күрә, премьер сүзләренчә, имтиханны яңадан тапшыру мөмкинлеге «мөһим карар» булган.

Михаил Мишустин яңа тәртипне гамәлгә ашыру өчен законга өстәмә үзгәрешләр кертү кирәк булмаячагын билгеләде.

Исегезгә төшерәбез, февраль аенда Федераль җыенга юллама җиткергәндә, Россия президенты Владимир Путин укучыларга кабул итү кампаниясе ахырына кадәр бер фән буенча БДИны яңадан тапшыру мөмкинлеге бирергә тәкъдим итте. Ул ассызыклаганча, Бердәм дәүләт имтиханы механизмы камилләштерелергә тиеш, дип яза Шәһри Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бди