Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Давид Аветисян Балтач гимназиясенә яӊа зур җиӊү китерергә мөмкин

Татарстанда Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы оештырган "IT-Чемпион-2014" республика бәйгесе старт алды.

2014 елда бәйгедә укучылар гына түгел, ә мәктәпләр үзләре дә катнашачак. Укучылар өчен бәйге ике этапта узачак. "Шәхси кабинет"ларга 15 мартка кадәр кереп булачак. "Иң актив укучы" номинациясендә җиңүчеләр ноутбук белән бүләкләнәчәк, ә "Иң актив мәктәп"ләр интерактив җиһазлар комплекты һәм кәрәзле сыйныфлар белән тәэмин ителәчәк. 2014 елда бүләкләр фонды 306 ноутбук, 51 интерактив җиһазлар комплекты, 3 кәрәзле сыйныф һәм 2 меңнән артык истәлекле бүләктән гыйбарәт.
Исегезгә төшерәбез, Балтач гимназиясенең Аветисян Давид 2013 ел нәтиҗәләре буенча Республикада "Иң яхшы видеоролик" бәйгесендә җиңү яулады һәм iPad планшеты, Мәскәүгә Google компаниясенә юллама белән бүләкләнде. Шулай ук «IT-чемпион» конкурсы дәвамында Балтач гимназиясенең Давидтан кала, "Иң актив укучы" номинациясендә: Мифтахова Лира (I этап) - җиңүче, Вәлеева Алсу (II этап) - җиңүче, Зиннәтуллина Алсу (III этап) - призёр булдылар һәм һәрберсе iPad планшетына ия булды. Уӊышлар теләп, бу конкурста һәрбер мәктәп укучысыныӊ һәм мәктәпләрнеӊ актив катнашуын һәм җиӊүләрен көтәбез .
Фото: http://baltasi.ru/news.php?makal=891

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев