Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Диләрәбез бик уңган

Безнен Салавыч күппрофильле лицей эшчәнлеге районга гына түгел, республикага да таныш.

Биредә һәр балага тиешенчә белем бирелә һәм алар аны тиешенчә кабул итә. Лицеебызда алдынгы, сәләтле укучылар бик күп. Шуларның берсе - минем сыйныфташым, 8 сыйныф укучысы Диләрә Мөхәммәтгалиева. Ул «5» ле билгеләренә генә укый. Җәмгыять белеме, математика, рус теле фәннәре аңа бигрәк тә җиңел бирелә. Диләрә сыйныф эшчәнлегендә, лицей тормышында актив катнаша, аның өй эшләре һәрчак эшләнгән була. Сыйныфташым тәрбияле, әдәпле, укытучы сүзләре белән килешә торган укучы.
Ул - ТИН (тормыш иминлеге нигезләре), математика, рус теле, җәмгыять белеме, инглиз теле, технология буенча фән олимпиадаларында катнаша. Моннан тыш, Диләрә лицейның универсаль спортчысы. Мини-футбол, футбол, йөгерү, чаңгыда, тимераякта узышу дисеңме, бадминтон, баскетбол уеннарымы - боларның берсен дә Диләрәдән башка күз алдына да китереп булмый.
Әлеге төр уеннарның күбесендә чемпион булып танылучы да әле ул. Диләрә спорттан тыш, үзешчән сәнгатьтә дә актив. Лицейда һәм авыл мәдәният йортында уздырылган бер генә кичә, бәйрәм дә аннан башка узмый. Кирәк икән җырлый, кирәк икән нәфис сүз сөйли, ә биюдә җитезлеккә аңа тиңнәр юк. Һәрчак сабыр, тугры иптәш, сүз тыңлаучан булуы өчен аны олысы да, кечесе дә ихтирам итә. Аның белән дус булмаган кыз лицейда юктыр.
Диләрә өйдә дә ярдәмчел, өлкәннәргә карата ихтирамлы. Игелеклелек, ярдәмчеллек, кеше хәленә керә белү, читләр хәсрәтенә сөенмәү - Диләрәнең иң яхшы сыйфатлары. Минемчә, Диләрә башка укучылар өчен үрнәк булып тора. Берәүләр, ялкауланып, өй эше эшләмәгәндә, ул әнә никадәр эшкә өлгерә!


Айзилә АПАНОВА,
Салавыч күппрофильле лицееның 8 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250