Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Диләрәбез – Әлмәндәр варисы (фото)

Балтач кызы Диләрә Муллагалиева "Әлмәндәр варислары" Халыкара балалар театр иҗаты фестиваль-бәйгесендә өченче призлы урын яулады.

16-17 февральдә Казанда танылган актер, озак еллар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшләгән артист Шәүкәт Биктимеров исемендәге чираттагы "Әлмәндәр варислары" Халыкара балалар театр иҗаты фестиваль-бәйгесе узды. Талантлы балалар театр коллективларын ачыклау, үстерү, яшь буынны театр сәнгатенә якынайту, милли драматургияне таныту максатын тоткан әлеге бәйгене Казан дәүләт мәдәният институтының Театр факультеты оештыра.

"Әлмәндәр варислары" бәйгесе берничә номинациядә үткәрелә. Бәйгенең географиясе торган саен киңәя бара. Быелгысында да Татарстан балалары гына түгел, чит өлкәләрдән дә бик күп укучылар катнашты.

"Әлмәндәр варислары" безнең районга да зур җиңүләр алып килде. "Сәнгатьле сөйләм программасы"нда кечкенәләр арасында Балтач гимназиясенең 1сыйныф укучысы Диләрә Муллагалиева (укытучысы Галия Йосыпова) өченче призлы урын яулады һәм өч мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде. Диләрәнең бу көннәрдә бер-бер артлы җиңүләр яулаган көннәре. Әлеге олуг җиңүгә өстәпул район, республика күләмендә үткәрелгән тагын берничә бәйгенең җиңүчесе булып танылды. Балалар бакчасында ук төрле бәйгеләрдә катнашып, гел призлы урыннар яулаган кызның уңышларына әнисе Алсу, әтисе Илфат, абыйсы Әмир дә бик куана. Дәү әтиләре белән дәү әниләренең дә куанычлары чиксез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250