Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Динә белән Лилиана сәяхәттән канәгать калды (фото)

Республиканың 150 педагогы Казан-Ульяновск-Тәтеш-Казан маршруты буенча сәяхәт итте.

15-17 май көннәрендә Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбенең ике укытучысы — һөнәри конкурсларда җиңүчеләр Борһанова Динә һәм Әхмәтшина Лилиана «Федор Панферов» теплоходында күчмә семинарда катнаштылар.

Республиканың 150 педагогы Казан-Ульяновск-Тәтеш-Казан маршруты буенча сәяхәт итте.

Рейс барышында «Россиянең Ел укытучысы 2021» Бөтенроссия конкурсының федераль этабы призеры Мария Головановадан һәм «Минем беренче укытучым-2022» Бөтенроссия олимпиадасының абсолют җиңүчесе, Казан шәһәре Идел буе районының 83 нче лицее башлангыч сыйныф укытучысы Юлия Черновадан мастер-класслар, Гомумроссия мәгариф профсоюзының Татарстан оешмасы рәисе Ирина Проценкодан хокукый консультацияләр алдылар.

— Теплоход сәяхәтеннән без яңалыклар туплап, ял итеп, рухланып кайттык. Коллегаларыбызга әйтер сүзебез: һөнәри бәйгеләр укытучыдан зур көч, тырышлык, сабырлык, сәләт, белем, финанс чыгымнары сорый, ләкин менә мондый бәхетле мизгелләр, үз һөнәреңнең кирәклеген тою, олы бүләкләргә лаек булу, хөрмәт билгесе бу авырлыкларны җиңәргә, үз мөмкинлекләреңә ышанырга, яшерен ресурсларыңны ачарга ярдәм итә, — ди Динә Борһанова.

Мөгаллимәләребез әлеге мавыктыргыч сәяхәткә чыгу, ял итү мөмкинлеге бүләк иткән өчен Татарстан Республикасының Профсоюз оешмасы җитәкчесе, районыбызның профсоюз оешмасы җитәкчесе, Балтач муниципаль районының мәгариф идарәсенә зур рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәяхәт теплоход