Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Династияләр – мәктәп горурлыгы

Шушы җирлектә яшәп, гомерләрен Шода һәм Куныр мәктәпләрендә балалар укытуга багышлаган укытучылар династияләре дә белем йортының горурлыгы.

Рәшитовлар гаиләсенең гомуми педагогик стажы – 205 ел. Рәшитова Кәримә ападан башланган эшне тормыш иптәше Фатыйх абый, кызы Фәридә апа, улы Фәрит, киленнәре  Гөлфирә, Наилә, оныклары Гөлчәчәк дәвам итәләр.

Абыйлары Низаметдинов Әкбәрдән башланган укытучылык эшенә  энеләре Нуретдин һәм Азат Галләметдиновлар, тормыш иптәшләре Сания, Наилә апалар,сеңелләре Гөлзидә, энеләре Рәйхан һәм киленнәре Фәридә  кушыла. Гомуми педагогик эш стажлары – 176 ел.

Нәкыйповлар династиясенең гомуми педагогик эш стажы – 161 ел. Әниләре Рәйсә ападан башланган укытучылык һөнәрен кызлары Миләүшә, Дилбәр, Гөлнар, оныклары Зөһрә һәм Гөлчәчәк сайлаганнар.

Фәйзрахмановлар династиясенең гомуми педагогик эш стажы – 135 ел. Фәйзрахманов Фердинанд абыйдан башланган эшне тормыш иптәше Гөлфия апа, абыйлары Габделбәр абый,аның тормыш иптәше Римма апа, уллары Радик, киленнәре Венера үзләренә гомерлек һөнәр итеп сайлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев