Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Дистанцияле уку 22 ноябрьгә кадәр озайтыла

Мәскәүдә өлкән сыйныф укучылары өчен өйдән торып уку режимы озайтыла.

Бу хакта шәһәр мэры Сергей Собянин указында әйтелә. Шулай итеп, 6-11 сыйныф укучылары 9-22 ноябрьгә кадәр интернет аша гына өйләрендә белем алуны дәвам итәчәк. “Күп кенә укытучылар һәм балалар сыйныфларына кайтырга тели. Әмма килеп туган бүгенге вазгыятьтә, үзебез дә, шулай ук чит илләрдә коронавирус инфекциясе көчәюне күреп-белеп торган бер мәлдә, тынычланып калырга иртәрәк әле”, – дигән мэр.
Моңа кадәр шәһәр башлыгы эпидемиологик хәлләр яхшыруга балаларның мәктәпкә әйләнеп кайтачаклары турында белдергән.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп Мәскәү коронавирус пандемия өстәмә чикләүләр