Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Дәүләт Советы укытучыларга дәүләт имтиханы өчен түләү турында закон проектын караячак

“Мәгариф турында”гы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы проект Парламентка керде.

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Дәүләт Советына “Мәгариф турында”гы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты керде. Документ федераль закон белән тәңгәлләштерүгә юнәлдерелгән. Сүз дәүләт йомгаклау аттестациясе вакытында эшләгән өчен педагоглар хезмәтенә гарантияле түләү турында бара.

“Россия Федерациясендә Мәгариф турында” федераль законга үзгәрешләр 2019 елның 1 гыйнварында үз көченә керә. Шул ук вакытта “Россия Федерациясенең аерым законнар актында максатчан укытуны камилләштерү өлешенә үзгәрешләр кертү турында” федераль закон эшли башлаячак.

Документ мәктәптә укыту программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясендә уздыруда катнашучы педагоглар хезмәтенә гарантияле түләүне тәэмин итү максатыннан эшләнгән. Әлегә андый гарантия бердәм дәүләт имтиханнарын уздыруда катнашучы педагогларга гына каралган.

“188 номерлы федераль законны кабул итү Татарстанның “Мәгариф турында”гы 68 номерлы законының 25нче маддәсенә үзгәрешләр кертү кирәклегенә китерәчәк”, диелгән республика закон проектына аңлатма язуында.

Икенче федераль закон югары уку йортларында максатчан укыту үзенчәлекләренә кагыла. “337 номерлы федераль законны кабул итү Татарстанның “Мәгариф турында”гы 68 номерлы законына, барыннан да бигрәк яңа редакциядә бирелүче 20нче маддәсенә тиешле үзгәрешләр кертү кирәклегенә китерәчәк”, дип искәртелә аңлатма язуында.

Татарстан закон проекты буенча, максатчан укыту турында килешү төзегән гражданинга социаль ипотека алу хокукы турында гарантия саклана.

Фото: архив/Рамиль Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бди