Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Дорга балалары авылдашларын бәхет иленә кунакка дәшкән

Дорга балалар бакчасы коллективы 8 мартта авылдашларын “Балачак – бәхет иле ул!” дигән концертка җыйган.

Бүгенге көндә балалар бакчасына 12 бала йөри. “Алар бик сәләтлеләр, бәйрәм концертында без моңа тагын бер кат ышандык. Бию дисеңме, җыр, нәфис сүз, күмәк күренешләрдә балаларның талантына сокланып утырдык. Балачак чыннан да бәхет иле, балаларыбызның балачагы имин, күңелле үтсен”, дип хис-кичерешләре белән уртаклаштылар тамашачылар.

Тәрбияче Айсылу Рамазанова, тәрбияче ярдәмчесе Римма Габделхаликованың тырышлыкларын да әйтеп узмый мөмкин түгел. Әз генә бала белән дә чын бәйрәм рухы бүләк итеп авыл халкын ял иттергәннәре өчен ихластан рәхмәт аларга. Эшләрендә һәм тормышларында уңышлар насыйп булсын үзләренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт