Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Дусларыбыз арта

Яңгул урта мәктәбендә «Парклар маршы - 2013» акциясенә нәтиҗәләр ясалды.

Кечкенәдән табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, табигый һәйкәлләрне, урман-суларны төрле пычранулардан саклау максаты белән оештырылган бу акция елдагыча зур оешканлык белән үтте. Чарада Экология министрлыгыннан да вәкилләр катнашты.

Экологиягә кагылышлы рәсем, инша, фотосурәт бәйгеләрендә җиңүчеләргә диплом һәм бүләкләр тапшырылды. Табигатьне саклау буенча нәтиҗәле белем һәм тәрбия биргән укытучыларның хезмәте дә аерым билгеләп үтелде.
- 11 ел элек 38 кеше белән башланып киткән «Парклар маршы»ның географиясе елдан-ел киңәюе бик сөенечле хәл. Безнең белән теләктәшлектә эшләүче хезмәт коллективларының, иганәчеләребезнең гел ярдәмен тоябыз, - диде Балтач дәүләт табигый тыюлыгы директоры Альберт Фәхретдинов. «Парклар маршы - 2012»дә җиңү яулап, республика күләмендә дә җиңүче булган Яңгул урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Искәндәр Шәфигуллин сәхнә түренә күтәрелгәч:
- Бу егет безнеке булачак! - дип аңа югары бәя бирде җитәкче.

Арбор мәктәбеннән Фәнис Кәбиров, Шеңшеңәрдән Илүзә Габбасовалар да узган ел районда беренчелекне алып, республикада кызыксындыру бүләгенә ия булганнар.
- Әлеге укучыларга бүләкләрне шушы чарада тапшыруыбыз юкка түгел. Аларның уңышларын башкалар да күрсен, калганнарга стимул булсын, - диде тыюлык директоры.

Быел акциядә 34 мәктәптән 600дән артык бала катнашкан. Димәк, табигать, Җир-Анабыз өчен борчылучы, аны якларга һәм сакларга әзер торучы дусларыбыз сафы артканнан-арта дигән сүз. Шунысы әһәмиятле, «Парклар маршы» белемнәребезне тикшерү белән беррәттән, табигать турындагы фикерләребезнең яхшымы, начармы икәнен дә ачыкларга ярдәм итә.
Рәсемдә: Акциядә җиңү яулаучылар чараны оештыручылар белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250