Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Дуслык илендә бәйрәм

Кеше гомере - дөньяда иң кыйммәтле нәрсә. Көннәр, айлар, еллар аша гомер үзенең олылыгын, кыйммәтен билгели. Артта калган гомер юллары иң кадерле истәлекләре белән күз алдына килә. Һәркем үзенең эш-гамәлләре белән үз исемен акларга, гомер юлларын барлаганда, горурлык хисе тоярга тели.

Әйе, күпләр аңа, хөрмәтләп, ачык йөз белән, зурлап эндәшә, ә кайберәүләр аны хаклы рәвештә язмышын яшь буынны олы юлга чыгаруга багышлаган остаз дип атый. Әлеге язмада сүзебез абруйлы җитәкчебез - Чепья урта мәктәбе директоры Нурмиев Сәйдәш Тәлгать улы турында. 1957 елның 26 сентябрендә Балтач районы Көшкәтбаш авылында Тәлгать абый һәм Сания апаның беренче балалары булып, дөньяга килә ул. Башта Субаш сигезьеллык мәктәбен тәмамлап, соңыннан Арча педучилищесында белем ала. Шул елларда ук инде аның оештыру сәләтен күреп-тоеп, аңа спорт һәм театр бүлекләре җитәкчелеге йөкләнә. 1977 елны язмыш җилләре аны Әлки районы Каргалы авылына китерә. Ә озакламый армиягә алынып ул ил алдындагы бурычын үти. Солдатта да сынатмаган, үткен, "ут чәчеп торган" яшь белгеч районның комсомол комитетына оештыру эшләре бүлеге җитәкчесе, соңрак Чепья сельхозтехникасы бүлеге мөдире итеп билгеләнә. 1983 елда Көек авылы кызы Миләүшәгә өйләнеп, яшь гаилә тормышы Чепья авылында башлана. Күп тә үтми, Казан Дәүләт университетын тәмамлаган югары белемле Сәйдәш Тәлгать улы өчен гомер юлының 2 этабы башланган кебек була, чөнки ул тагын да җаваплырак эшкә - мөгаллимлек эшенә алына.
Шулай гомер юлы әкренләп алга тәгәри: максатчан, оста оештыручы укытучы инде бер елдан Чепья мәктәбендә директор урынбасары вазыйфасын җитәкли. 18 ел әлеге эшендә Сәйдәш Тәлгат улы гомеренең иң көчле елларын, куәтен, белемен балаларга, мәктәп коллективына багышлый. "Түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелгән", төрле дәрәҗәдә җитәкчелектә чыныккан Сәйдәш Тәлгат улы - 2005 елдан Чепья урта мәктәбе директоры. Җәйге- көзге айларда шау чәчәккә күмелгән мәктәп сукмагыннан үткәндә, төрле телләрдә сөйләшкән- бәхәсләшкән җор телле балалар авазы яңгырый. Үзара дус, бердәм эшләүче Чепья мәктәбе - чын Дуслык иле: тирә-юньдә үзенең эш тәҗрибәсе, даны белән аерылып торучы күпмилләтле мәктәп. Мәктәбебезнең күпкырлы уңышы да җитәкчебезнең тынгысыз хезмәт күрсәткече. "Россия халыклары телләре - дәүләтнең милли хәзинәсе" республикакүләм фәнни- практик конференция белән башланып, һәр елны үтә торган "Яңа стандартка күчү шартларында күпмилләтле белем бирү учреждениеләрендә телләр өйрәнү методикасы" төбәкара семинарлары, безнең мәктәп башлангычы - "Дуслык учагы" бәйрәме, "Йолдызлык" фестивалендәге уңышлар; зона, республикакүләм хәрби - спорт уены "Аҗаган"да җиңүләр, 2016 елда районда беренчеләрдән булып җиңү яулаган "Яшь армиячеләр" отряды, мәктәпнең йөзен, дәрәҗәсен республика мәктәпләре арасында тагын бер кат раслаган "Уңышлы мәктәп" конкурсы җиңүе, ике укытучыбызның республикакүләм "Ел укытучысы- 2017" бәйгесендә җиңүләре дә ул җитәкләгән коллективның күмәк хезмәт җимеше. Мәктәп диварлары да җитәкчебезнең күпьеллык хезмәт җимешләрен - укучыларның уңышларын үзенә сыйдырган. Аның нигезендә Сәйдәш Тәлгать улының белем - тәҗрибәсе, фидакарь хезмәте, ә иң мөһиме - мәктәп коллективын бергә туплый алуы күренә. Гаилә тормышында да күпләргә үрнәк булып яшиләр Нурмиевлар. Сәйдәш Тәлгать улы белән Миләүшә Тәлгать кызы - ике ул - Марат, Ринатны кечкенәдән кече күңелле, белемгә омтылган, хезмәт сөючән итеп үстерделәр. Олы уллары Марат, Казан Федераль Университетының физика факультетын тәмамлап, җаваплы өлкәдә - Сәламәтлек саклау министрлыгында яңа информацион технологияләр бүлеге җитәкчесе булып эшли. Тормыш иптәше Резеда белән ике кыз, әби-бабасының яраткан оныклары - Зилия белән Ләйсәнне тәрбияләп үстерәләр. Ә икенче уллары Ринат шулай ук Казан Федераль университетының тарих бүлегендә белем алып, Иннополис университетында инновацион проектлар өлкәсе менеджры булып эшли. Шатлык өстенә шатлык өстәгәндәй, шушы көннәрдә Ринатның да гомер бәйрәме - никах туе, сөйгәне Гөлназ белән кавышкан мәле. Көз - ул салкынны да, җылыны да, муллыкны да матур төсләргә күмгән кабатланмас чор. "Көзләрнең җимеше татлы" дип, юкка гына әйтми халык. Әйе, кешенең дә яшәгән саен зирәклеге, тәҗрибәсе арта, нәкъ Сезнең кебек, Сәйдәш Тәлгатович, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, һәрвакыт киңәшкә әзер кешегә әверелә. Сез дә бүген яраткан балаларыгыз, оныкларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның үрнәк өлгесе булып, гомер көзегезгә басасыз. Хөрмәтле Сәйдәш Тәлгать улы! Сез гомерегезне тынгысыз, җаваплы эшкә багышладыгыз. Без Сезне тәвәккәл, киң күңелле, гади, сабыр булуыгыз өчен хөрмәт итәбез. Сезгә саулык- сәламәтлек, шатлык-куаныч телибез. Күңелегез картаюны белми, мәңге шулай күтәренке рухлы булып калыгыз.


Сәламәтлек Сезне ташламасын,
Гаиләгездә булсын бөтенлек.
Без телибез Сезгә чын күңелдән
Күңел язы, бәхет, иминлек!

Олы ихтирам белән, Чепья мәктәбе коллективы.
К. Грахов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250