Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

"Дуслык учагы" 51нче тапкыр кабынды

Бүген, ягъни 28 май көнне 51 тапкыр «Дуслык учагы»н кабынды. Киров өлкәсе, Мари Иле һәм Татарстан Республикалары балаларының уртак балачак бәйрәменә әверелгән бу чара быел Мари Иле Республикасында үтте.

Тарих битләренә күз салсак, беренче "Дуслык учагы" 1966 елда Киров өлкәсенең Ральник авылында кабына, әмма инициаторы Чепья урта мәктәбенең пионервожатые Фәрт Гыйльманов була. Димәк, беренче учакны безнеке дип әйтергә тулы хокукыбыз бар.

Икенче слет Чепья җирлегендә үтә. Бу учак күпләр күңеленә Фәрт Гыйльманов җитәкчелегендәге җыр һәм бию ансамбле чыгышы белән истә кала.

Өченче учакны Мари Иле Республикасының Арбор авылында кабызалар.Ул МАССРның 50 еллыгына багышланып, «Ленин йолдызлары, балкыгыз!» девизы астында үтә.
Быелгы 51 учак та нәкъ менә Мари Иле Республикасының Мари-Төрек районында үтте. Ярты гасырдан артык вакыт узса да меңләгән бала, укытучылар, өч республика халкы күңелендә дуслык җепләре ныгый гына бара. Балалар дуслыгы өлкәннәрдә дәвам итә. Дуслык учагы мәңге сүнмәсен. «Дуслык», «Эшъяськон», «Дружба», «Кельшымаш» сүзләре һәрчак горур яңгырасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250