Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Дуслык учагы мәңге сүнмәсен (+фоторепортаж)

52нче мәртәбә үткәрелүче «Дуслык учагы-2017» слет-фестивале Балтачта узды.

Дуслык, милләтләр дуслыгы, чиктәш күршеләр дуслыгы... Нәкъ тә менә шушы сәбәпләр аркасында 23 май көнне районыбыз балалар тавышыннан шаулап-гөрләп торды. 52нче мәртәбә үткәрелүче «Дуслык учагы-2017» слет-фестивалендә ак, зәңгәр, кызыл төсләр өстенлек итсә дә, һәркем әлеге төсләр бергә кушылгач өзелмәслек дуслык җепләре барлыкка килүен яхшы аңлый иде. Ярты гасыр чиген үтеп киткән, өч республиканы бердәм иткән әлеге чара үз тарихында беренче тапкыр өч район башлыгы катнашында узды. Катнашучылар арасында шулай ук Мари Иле Республикасы Мари-төрек районы, Киров өлкәсе Малмыж районы, Татарстан Республикасы Балтач районы укучылары, өлкәннәр, ТРның Мәгариф министрлыгы вәкилләре, мәгариф идарәсе җитәкчеләре дә бар иде. Алар һәркайсы балалар күңеленнән ташып торган бәйрәм рухын эләктереп алып, үзләре дә балалар белән рәхәтләнеп биеде, күңел ачты, шагом марш атлады.
Республика аерым төркемнәргә бүленеп берләшкәнче, көне дә ничектер моңсу булып тоелды. Болай да саранланып кына кояш җылысын биргән яз бер мәлдә аланчыкны нурга күмде, чөнки балалар берләшеп, чараның төп өлешен башлап җибәрделәр. Дөрес, баштагы этапларда командалар пассиврак булса, бер-берсеннән читенсенсә дә, тора-бара әлеге хисләр бердәмлеккә әйләнеп, бербөтен команда өчен җан атуга тиңләште. Күңелле иде балалар артыннан күзәтергә, алар бит бөтен әйберне дә сизә, күңеленә якын кабул итә. Мари балалары татарча я булмаса удмуртча сыздырып биесә, татарлар башка милләт биюләрен тел-теш тидермәслек итеп башкарды. Ә инде төрле милләт ризыкларын алар бертөсле - бик яратып һәм кызыксынып кабул итте.
Слет-фестиваль һәр елны нинди дә булса истәлекле вакыйгага атап әзерләнә, быелгысы исә, Пионер оешмасы төзелүгә - 95 ел, Татарстан автономияле республикасы төзелүгә -100 ел, Россиядә һәм Татарстанда Экология елы үткәрелүгә багышланды. Шул уңайдан катнашучылар өчен күп кенә кызыклы тукталышлар да оештырылган иде. Мәсәлән, экология буенча кызыклы мәгълүмат кына биреп калмыйча, аны практик өлештә раслап та күрсәтсәләр, икенче берендә экология темасына кул эшләре ясау мастер-классы үткәрделәр. Пионерия станциясендә пионер җырлары, пионер тарихы, герой пионерларны искә төшерделәр. Татарстан белән бәйле геройлар белән таныштырдылар. Балтач гимназиясе үз тукталышында бөтен бөек шәхесләрне җыйган иде, мондагы тарихи персонажларны һәркем кызыксынып күзәтте, аларның сорауларына җаваплар табарга тырышты. Үз чиратында Рамил Рашитовичның районыбызның данлыклы кешеләре кайсы авылларда туган соң дигән сорауларына төгәл җавап табу җиңел булмады. - Читтәге бөек кешеләр биографиясен түгел, ә үзегезнекеләрне тирәнтен өйрәнегез, дигән теләген ирештерде районыбыз башлыгы.
Икенче өлештә күтәренке кәеф белән туристик уеннар башланып китте. Ул фронтка китү сызыгыннан старт алды. Урман эчендә үткәрелгән әлеге этапта балалар төтен арасыннан алгы сызыкны чамалап дошманга күренмичә шуышырга да, төгәл атарга да, фашист танкларын шартлатырга да, беренчел ярдәм күрсәтергә дә, миналарга эләкмичә исән калырга да тиешләр иде. Бердәм булып уеннарда катнашу балаларны тагын да дуслаштырды, берләштерде. Әлеге минутларда мине аларның белемле, тапкыр, җитез булулары һәм шул чаклы туризм белән кызыксынулары сокландырды.
Ниһаять, дулкынландырган мизгел дә килеп җитте. Учак тирәсенә җыелып, 52нче тапкыр «Дуслык учагы» кабызылды. Ул балаларның күңелләрен ялкынландырып, дәртләндереп дөрләп янды. Халыклар дуслыгы да менә шул учак кебек җылы, якты булсын, илебез күге аяз, дөньяларыбыз тыныч булсын, алдагы елларда да күрешүләр насыйп булсын дигән теләкләр белән саубуллашып һәркем үз иленә юл алды.
Баш мөхәррир фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250