Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Дуслык. Дружба. Келшымаш яки Балтачтагы үзенчәлекле бәйрәм хакында (+фоторепортаж)

Берничә буын кешеләренең балачак хатирәсе булып калган пионерия күптән түгел үзенең 100 еллык бәйрәмен билгеләп үтте.

Райондашларыбыз өчен бу көннәр данлыклы «Дуслык» пионер учагының 55 еллык юбилее белән дә кадерле булды. Әлеге чараның Рәсәй халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында үтүе дә аңа икенче төсмер өстәде. Чын мәгънәсендә үзгә, бик тә тәэсирле чара ул. Анда бер генә тапкыр катнашкан төрле буын кешеләре хәтерендә дә кабатланмас булып саклана торган бәйрәм. Быел катнашучылар да искәрмә түгел. «Мин аны гомерем буе истә тотармын, әле тагын килергә катнашырга насыйп булса иде», – дигән укучылар шактый булды. Соңгы елларда пандемия сәбәпле тукталып торган бәйрәм быел Балтачыбызда аеруча зур оешканлык белән узды. Оештыручылар да, катнашучылар да сагынган икән диярлек булды.

erid: 2VtzqwTSgT9

Әлеге чараның матур тарихы бар. Аның чишмә башы,  оештыручысы Бөек Ватан сугышы ветераны, Чепья  мәктәбенең өлкән пионервожатые Фәрт Гали улы Гыйльмановка барып тоташа. Аның идеясе белән башланган чара шушы кадәр дәвамлы булыр, берничә буын алышынгач та, балалар өчен аның дәрәҗәсе, әһәмияте кимемәс дип ышана торган да булмый. Ә ул еллар, чорлар аша дәвам итә. Һава торышына, сәясәткә, икьтисадка да кармый. Әнә быел да көн дә салкынча, яңгырлы булгач, оештыручылар балаларның активлыгы кимемәсме, туңмаслармы дип борчылган иде – юк, бу үзгә бәйрәм рухы һәр кеше күңелен җылытырга сәләтле, ахры. Станцияләр дә берсеннән-берсе кызыклы, мавыктыргыч итеп оештырылган, күрше өч милли республика – Татарстан, Киров, Мари иле халыкларының милли йолалары, милли уеннары белән бергә кушылып, активистлар тырышлыгы белән бик тә эчтәлекле чарага әйләнде. Әлеге бәйрәмне кабатланмас итүдә бик күпләрнең тырыш хезмәте керә. Ихластан оештырылганга шулай дәвамлы ләбаса ул. «Сабантуй» ял паркында кабынган чын учакка карап, күпләр эчтән генә «Дуслык учагы» сүнмәсен, әле бик күп юбилейларын үткәрергә язсын, дип теләгәндер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9