Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ел тәрбиячесе – 2018. Бәйгеләр бара, иң-иңнәр ачыклана (+фоторепортаж)

Күптән түгел районда “Ел укытучысы” бәйгесе үткән иде, ә менә узган атнада Балтач бистәсенең 5нче номерлы балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе -2018” республика конкурсының зона туры узды.

Биредә Балтач, Арча, Саба, Әтнә, Кукмара районнарыннан килгән, үз җирлекләрендә инде җиңеп танылу алгын тәрбиячеләрнең иң-иңнәре җыелды. Безнең районнан 5нче номерлы “Сөенеч” балалар бакчасы тәрбиячесе Ландыш Вилданова белән Урта Көшкәт балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Шестакова катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.

Тәрбиячеләр үзләренең эшчәнлекләрендәге алымнарны төрле кызыклы, мавыктыргыч, үтемле юнәлештә бәян итеп бирә алдылар. Тәрбияви алымнарны табигать, музыка ярдәмендә дә бала күңеленә ирештереп була икән. Иҗади презентацияләр вакытында тәрбияви юнәлешләрнең әһәмияте аеруча нык сизелде. Чыгыш ясаучы тәрбиячеләргә “Сөенеч” балалары да ярдәмгә килгән. Балаларның һичнинди әзерлексез, көтелмәгән биремнәр алдында каушап калмавы әлеге бакчаның үтемле тәрбияви бирүен, җәмгыятькә лаеклы, каушап калмый, үз фикерен белдерергә сәләткә шәхес тәрбияләргә омтылышын чагылдырды. Моның шулай икәнлеген Балтач данын яклаучы Наталья Шестакова да инкарь итми.

– Нәкъ менә шушындый бәйгеләрдә катнашып без үз эшчәнлегебезгә бәя бирә, эшебезне тагын да кызыклы, үзенчәлекле итә алабыз, – ди ул.– Замана тәрбиячесе дә гел бер урында гына тора алмый, аңа алга таба хәрәкәт итәр өчен белем һәм тәҗрибәдән тыш яңалыклар, заманча шартлар эчендә кайнау да кирәк. Чөнки “почемучкаларыбыз”ның һәр соравына тиешенчә җавап биреп, аларда үз -үзләренә карата ышаныч тәрбияү төп бурычларыбызның берсе.

Республика күләмендә 100 тәрбиче әлеге бәйгедә көч сынаша.Әле тагын бер зона бәйгесе калган. Шуңа күрә безнең районда күп балл җыйган тәрбияче дә соңрак билгеле булачак, һәм республика ярышына нәкъ менә ул барачак.

– Әлеге күркәм, эчтәлекле, мәгънәле бәйгенең максаты – тәрбячеләрнең зәвыгын күтәрүгә, иң яхшы, талантлы тәрбиячене барлауга һәм Рәсәйкүләм бәйгедә танытуга нигезләнгән, – ди мөхтәрәм жюри вәкиле, ТР Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм

башлангыч белем бирү кафедрасы доценты, педагогик фәннәр кандидаты Рәсилә Латыйпова.

Иң мөһиме – баланың сәламәтлеге, елмаюлы карашы, күзләрендәге бәхет чаткылары... Җанга рәхәтлек бирүче әлеге сүзләрне бәйге азагында шулай ук жюри әгъзасы, институтның әйдәүче белгече Йолдыз Хисамиева җиткерде. Ә менә бәйгедә ктнашкан тәрбиячеләрне район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия үзәге җитәкчесе Гөлнара Нотфуллина геройлар дип атады. Бу аларның беренчедән әлеге конкурста катнашырга ризалык бирүе, көнне-төнне белми хәзерләнүләре, эзләнүләре, шул ук вакытта эшләренә дә зыян китермәүләре, район данын лаеклы яклаулары белән аңлатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ел тәрбиячесе