Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

"Ел тәрбиячесе" - Ильмира Галиәхмәтова

Төрле бәйрәмнәрдә рус телендә куелучы сәхнәләштерелгән әкиятләр вакытында да, бәйрәмнәрдә образга кереп, балаларның күңелен күрә белүендә дә аның осталыгы чагыла

Балтачның “Каенкай” балалар бакчасы белән өченче балам бәйли инде. Шушы еллар эчендә биредә эшләүче коллективны бик якын иттек. Биредәге тәрбиячеләр дә, укытучылар да балаларга йомшак, ипле һәм шул ук вакытта бай тәҗрибәле шәхесләр. Шундый апаларыбызның берсе быел “Ел тәрбиячесе” конкурсында үз көчен сынап карады. Сүзем Ильмира Галиәхмәтова хакында. Ильмира Ирек кызы бакчага йөрүче балаларга рус теленнән белем бирә. Төрле бәйрәмнәрдә рус телендә куелучы сәхнәләштерелгән әкиятләр вакытында да, бәйрәмнәрдә образга кереп, балаларның күңелен күрә белүендә дә аның осталыгы чагыла. Район тәрбиячеләре арасында үткән конкурста Ильмира Ирековнаның беренче урын яулавын сөенеп һәм горурланып кабул иттек. Үзе белән бу турыда аралашканда ул менә ни дип җавап бирде:

Ел тәрбиячесе конкурсында катнашып, һөнәри осталыгымнгы сынап карау быел миңа насыйп булды. Моның өчен, әлбәттә, зур тырышлык, озак еллар дәвамында туплаган тәҗрибә һәм, әлбәттә, осталык кирәк. Балалар белән шөгыль вакытында бар нәрсә дә онытыла, каушау да, әйтергә теләгән сүзләр дә, уйлаган фикерләр дә. Алар белән аралашу вакытында үзең дә сизмәстән балачак дөньясына чумасың, сиңа ничә күз карап тора, кызыксына, сиңа илһам өсти. Әлбәттә, төрле вакыт була. Уйламаган, көтмәгән хәлләрдән дә җиңел һәм шома гына чыга белү дә тәрбияченең осталыгыннан тора.Конкурска әзерләнү һәм катнашу дәверендә мин үземә быел күп мәгълүмат җыйдым, тәҗрибәмне баеттым, киләчәктә үз эшемдә куллану өчен багаж тупладым. Алда әле зур эшләр көтә, зона этабында да уңышлы гына чыгыш ясап, район данын яклап кайту бурычы тора. Миңа быелгы конкурста катнашкан вакытта ярдәм иткән өчен ихластан зур рәхмәтемне бакчабызның мөдире Роза Николаевнага, һәрвакыт зур терәк булган хезмәттәшләремә, әти-әниләргә һәм балаларга белдерәм.

Ильмира Ирековнаны ихластан әлеге җиңүе белән котлыйбыз. Алга таба да уңышлы чыгыш ясап, тагын да зуррак үрләр яуларга язсын сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев