Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ел укытучысы

Район мәгариф бүлеге ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карары нигезендә һәр елда «Ел укытучысы» дигән бәйге оештыра.

Быелгы бәйге дә мөгаллим һәм мөгаллимәләрнең һөнәри осталыкларын һәм сәләтләрен ачыклауда әһәмиятле роль уйный. 17-20нче гыйнвар көннәрендә Яңгул, Карадуган, Норма урта мәктәпләрендә, Балтач гимназиясендә бәйгенең икенче этабы булып, 18 педагог катнашты. Укытучылар үз фәннәре буенча башка аудитория укучылары белән ачык дәресләр күрсәттеләр, сыйныф сәгатьләре үткәрделәр. 18 укытучы арасыннан 13енең һөнәри осталыгы жюри тарафыннан югары бәяләнеп, өченче турга үтү мөмкинлеге алды. Әлеге укытучылар исә бүгенге көннәрдә методик семинар үткәрү үзенчәлеген һәм ата-аналар җыелышын оештыру сәләтен күрсәтү бәйгеләрендә көч сынаша. Яларга уңышлар юлдаш булсын! «Ел укытучысы - 2012» бәйгесе җиңүчеләре белән газетабызның киләсе саннарының берсендә таныштырырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250