Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Ел укытучысы – 2017”нең зона этабы бара (фото)

16 нчы - 21 нче гыйнвар көннәрендә районыбызның 23 мәктәбеннән 27 укытучы «Ел укытучысы - 2017» бәйгесенең район этабында катнаштылар. Шуларның 3 ел да тәҗрибәсе булмаган 3се «Педагогик дебют» номинациясендә көч сынашты.

Бәйге 5 мәктәп базасында барды: Түнтәр, Сосна, Бөрбаш, Чепья мәктәпләре һәм Балтач гимназиясе укучылары һәм укытучылары чит мәктәпләрдән килгән укытучыларның дәрес һәм мастер-классларында катнашу бәхетен татып карадылар. Жюри барлык катнашучыларны да күздән кичергәннән соң, нәтиҗәләр чыгарды. Гран-при иясе булып Чепья мәктәбеннән химия-биология укытучысы Залкеева М.В. танылды. Беренче урынга Урта Көшкәттән Спиридовова Н.А. һәм Чепьядан Камалиева Г.Р, призерлар рәтенә Пыжмарадан Сулейманова Р.Г., Соснадан Котдусова Д.М., Балтач мәктәбеннән Әминова Л.Р., Хөснетдинова Ю.Р. чыкты. Карадуган мәктәбеннән Әюпова Г.С., Нөнәгәрдән Шәмсетдинова А.Р., Балтач гимназиясеннән Идрисова Н.М., Нәкыйпова Ф.С., Түнтәрдән Басыров И.И., Нормадан Каримова Ф.Р. төрле номинация ияләре булдылар.

Замана таләбе буенча һәр укытучының үз эшчәнлеген шәхси сайтында яктыртып баруы хуплана. Шул максаттан бәйгедә катнашучы укытучыларның сайтлары да бәяләнде. «Иң яхшы интернет-ресурс» номинациясендә җиңүчеләр булып, Бөрбаш мәктәбеннән Миңнемуллин А.Р. һәм Куныр мәктәбеннән Закирова Г.Г. танылды.

1 нче февральдәң Республика бәйгесенең зона этаплары башланып китте. Район этабында җиңүчеләр булып танылган Залкеева М.В., Спиридонова Н.А. һәм Камалиева Г.Р. Арчаның 2нче мәктәбендә үз көчләрен сынап карадылар: дәрес һәм мастер-класс күрсәттеләр. Нәтиҗәләр барлык зоналарда да ярышлар беткәннән соң гына чыгарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250