Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Ел укытучысы» — шоу түгел

Бүген мәгариф системасында конкурсларның саны да, төре дә бихисап. Әмма укытучының чын йөзен ача торган бәйге, һичшиксез, «Ел укытучысы» конкурсы. «Ел укытучысы - 2013» Бөтенрәсәй конкурсының муниципаль этабында районыбызның 18 укытучысы катнашты. Ә финалга аларның сигезе үтте, финалистлар белән якыннан танышыйк әле.

РУМИЯ ГАБДЕЛФӘРТ кызы ЗАКИРОВА Бөрбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәп-балалар бакчасында эшли. 1965нче елның 15нче маенда Арча районы Хәсәншәех авылында туа. Арча педагогия училищесын тәмамлагач, Бөрбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәбенә эшкә кайта. Менә 29 ел инде шушы мәктәптә укыта. Эшен һәм балаларны бик ярата. Бу ярату аңа эшендә көч-куәт бирә. «Эшемнең нәтиҗәсе итеп, мин «Киләчәк» укучысын логик фикерли белү сәләтенә ия, иҗади эзләнүчән, кызыксынучан, актив, җавабын дәлилли белә торган конкурентлыкка сәләтле, кешелекле, игелекле, белем алуга омтылучы, үз эшчәнлеген оештыручы, эшләгән эшенә җавап бирүче, сәламәт тормыш рәвеше алып баручы шәхес буларак күзаллыйм», ди Румия Габделфәрт кызы. Ул конкурсыбызның «Иң яхшы башлангыч белем бирүче укытучысы» исеменә лаек булды.
«Иң яхшы тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы» номинациясендә Субаш урта мәктәбеннән ИЛНУР ИЛГИЗ улы НИКОЛАЕВ җиңүче булды. Илнур Илгизович 1991нче елның декабреннән Югары Субаш мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме фәнен укыта башлый. Класс җитәкчесе итеп билгеләнә. Бүгенге көнгә кадәр шушы мәктәптә хезмәт итә, авыл тарихын өйрәнү буенча музей эшчәнлеген алып бара.
«Туган якны өйрәнү һәм туризм» түгәрәге эшчәнлеге өчен күп грамоталарга лаек. Илнур Илгизович җитәкләгән тарих кабинеты конкурста ике тапкыр 1нче урынга лаек булды. Бүген эшчәнлеген шушы мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып дәвам итә. Районның иң патриот укытучысы да әле ул!
ФӘНИЛ ФАИЛ улы ИБРАҺИМОВ хезмәт юлын 1994нче елда үзе укыган Кенә мәктәбендә башлап җибәрә. «Балачак хыялым - физкультура укытучысы булу иде. Ул тормышка ашты, инде минем педагогик эшчәнлегемә 18 ел», ди конкурсантыбыз.
Үзен мәктәптән, балалардан башка күз алдына китерә алмаган мөгаллим бәйгенең муниципаль этабында «Спорт һәм эстетик тәрбияне үстерүче укытучы» номинациясендә җиңү яула¬ды. Максаты - сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, спортка гашыйк, таза-сау балалар тәрбияләү. «Ә моның өчен укытучы даими эзләнергә, яңадан-яңа эш методлары табып, укучыларда дәрескә карата кызыксыну уятырга тиеш. Шундый максаттан чыгып эшләгәндә генә югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Конкурста катнашуымның максаты - үз тәҗрибәмне башкалар белән уртаклашу иде. Әлеге бәйгене мин тәҗрибә уртаклашу гына түгел, районның көчле мөгаллимнәренең тәҗрибәсен өйрәнү һәм заманча технологияләр үзләштерүнең бер үрнәге дип саныйм. Мондый конкурсларда катнашу укытучының иҗади мөмкинлекләрен күрсәтү һәм баету өчен бик кирәк» дигән фикерләрен җиткерде Фәнил Ибраһимов.
Карадуган урта мәктәбенең беренче категорияле биология укытучысы ФӘНИС РӘШИТ улы ӘХМӘДИЕВ конкурсыбызның лауреаты. Бакчага, экологиягә, мәктәпкә гашыйк. Конкурста үзен ихлас күңелле, интеллектуаль яктан кызык, төпле шәхес итеп танытты. Ул биргән дәресләрдә балалар укытучыга мөкиббән китеп утырдылар. Катнашучыбызның конкурс турындагы фикерләре мондыйрак: «Бәйгенең муниципаль этабы югары дәрәҗәдә үтте, чөнки һәр этап та уйланылган, төпле итеп катнашырга, үзеңне күрсәтергә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Иң ошаганы - ата-аналар җыелышы булды. Бу этапта һәрберебез үзен нигә сәләтле икәнен аңлады, кискен карар кабул итү күбебезгә җиңел булмады. Иң мөһиме - конкурста җиңелүчеләр булмады дип уйлыйм мин».
ЭЛЬВИРА МӨДӘРИС кызы ХАФИЗОВА Балтач гимназиясендә химия фәнен укыта. Конкурсыбызның «Иң яхшы химия укытучысы» исеменә лаек булды. «Инновацион үсеш илебезнең белемен күтәрүнең бердәнбер юлы. Мәктәп - бала тормышында иң мөһим баскыч, ә без укытучылар - аларны шәхес итеп тәрбияләргә тиешле кешеләр», дип саный конкурсантыбыз. Эльвира Мөдәрис кызы үз дәресләрендә һәр балага якын килеп, аның үсеш траекториясен булдырып, фән эшенә тарту юлыннан бара. Аның балалары - бөтенрәсәй конференцияләрендә актив катнашып, зур үрләр яулыйлар. Ул укыткан балалар тормышта үз юлларын табып, алга куйган максатларына ирешер, һичшиксез.
АЙСЫЛУ ФӘРГАТЬ кызы МӨХӘММӘТҖАНОВА - Шубан төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы - конкурста өченче урын яулады.
«Укытучы һөнәре - җир йөзендә иң гүзәл һөнәрләрнең берсе. Шуңа күрә мин мөгаллимә булуым белән горурланам. Әлеге һөнәрне сайлауда мин беренче укытучым Сәгурә Хәйруллинага рәхмәтлемен», ди Айсылу. Укытучының девизы: үз алдыңа максат кую һәм шуңа ирешү. Укучыларын бик ярата, үскәч аларның җәмгыять өчен кирәкле кешеләр булуын тели. Аларны туры сүзле, тормышта югалып калмый торган, зыялы, әхлаклы шәхесләр итеп тәрби¬яләргә тырыша. Конкурс турында Айсылуның фикерләре: «2012-2013 нче уку елы минем тормышымны шатлыклы, сөенечле вакыйга белән бизәде. Быел миңа бәйгедә катнашу бәхете насыйп булды. Йөрәгемне, җанымны биреп, «җиң сызганып», әзерләнә башладым. Үзалдыма «Сүнмичә алга барырга!» дигән максат куеп, ярымфиналга үттем һәм III урынны яулау бәхетенә ирештем. Әлеге югары баскычка күтәрелүдә коллегаларымның, өлкән, тәҗрибәле укытучыларның өлеше бик зур. Янып-көеп эшләгән көннәр сизелми генә бик тиз үтеп китсә дә, минем күңелемдә алар бары тик уңай фикерләр генә калдырды. Мин күп нәрсәләргә өйрәндем, иҗади фикер йөртүче һәм эшләүче укытучылар белән аралаштым, аларның эш тәҗрибәләрен күреп, үземә үрнәк итеп алдым«.
ГҮЗӘЛИЯ РИЗВАН кызы ШИҺАПОВА бәйгенең муниципаль этабында II урынга лаек булды. Гүзәлия Ризвановна Балтач урта мәктәбендә инде 24 ел балаларга белем бирә. «Киләчәк буынны дөрес тәрбияләү, аларга дөрес юнәлеш биреп, бу тормышта үз урыннарын таба белергә өйрәтү» дигән максат белән гадел һәм сабыр гына хезмәт итә. Укучылары бүгенге көндә барысы да үз юлларын табып, мөгаллимәләренең хәлен белеп, чәчәк бәйләмнәре белән һәрдаим шатландырып тора. Тырыш, эзләнүчән, тынгысыз укытучы дәрес, укытудан тыш, конкурс, конференция, бәйгеләрдә дә актив катнашырга вакыт таба. «Бәйгедә катнашуыма мин шат. Биредә күпме зыялы коллегаларым белән таныштым, бер-беребезгә җылы, дустанә караш, ярдәм итү тойдым. Бәйгедәге һәр этапның биреме тирән эчтәлекле, уйлап сайланылган һәм ул укытучыдан белем, ихтыяр көче, югары профессионализм таләп итте. Һәр мөгаллим монда үзен чын-чынлап сыный алды һәм сынатмады. Киләчәктә минем барлык укытучыларга теләгем шул: зирәк зиһен, күркәм холык, йомшак фигыльләребез белән без укучыларыбызга үрнәк булып торсак иде».
Беренче урынга Норма урта мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы АЙРАТ ЗИННӘТУЛЛА улы ХӘБИБРАХМАНОВ лаек булды.
А. Хәбибрахманов 2012-2013нче уку елында «ИКТ өлкәсендәге иң яхшы укытучы» республика конкурсы җиңүчесе дә. 2000нче елда туган мәктәбенә информатика укытучысы булып кайта. Инде эшли башлавына 12 елдан артык вакыт узган. Айрат Зиннәтуллович эрудицияле, үз фәнен тирән белүче укытучы. Ул информатика һәм математика фәннәрен укытуда төрле методлар эзләүне, традицион формалар белән яңа мәгълүмати технологияләрне аралаштыруны, дәресләрдә укучыларның активлыгын үстерүне бик теләп куллана. Барлык фәннәрне камил белүе аңа кызыклы, югары эмоциональ дәрәҗәдәге, интеграцияле, стандарт булмаган дәресләр үткәрергә мөмкинлек бирә. Айрат Зиннәтуллович мәктәптә яңа технологияләрне иң актив кулланучыларның берсе. Ул елдан-ел педагогик осталыгын үстерү өстендә эшли, үз дәресләрендә куллану һәм коллегалары белән уртаклашу өчен укыту технологияләре яңалыкларын күзәтә.
Айрат Зиннәтуллович конкурсның район туры җиңүчесе. «Бу конкурста катнашырга ниятләгәч, коллегалардан төрле фикерләр ишетергә туры килде: нигә шулкадәр көч түгәргә кирәк дип саныйсың, тыныч кына укытуга ни җитә. Тынгысыз, ләкин кызыклы, мавыктыргыч тормыш шушы конкурста була икән! Конкурс программасы җиңелдән авырая бару тәртибендә төзелгән. Һәр этапны узу - зур җиңү! Чөнки бу җиңү - белемне арттыру, эзләнү, зыялылану», ди Айрат бәйге хакында.
Рәсемдә финалда катнашучылар: беренче рәттә (сулдан уңга) Гүзәлия Шиһапова, Илнур Николаев, Айсылу Мөхәммәтҗанова, Румия Закирова, Эльвира Хафизова, Фәнил Ибраһимов, икенче рәттә Фәнис Әхмәдиев, Айрат Хәбибрахманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250