Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Ел укытучысы–2020» бәйгесе җиңүчеләре кемнәр?

«Ел укытучысы – 2020» бәйгесе кысаларында үз көчләрен сынап карарга 32 укытучы теләк белдерде.

Укытучы һөнәре гомер-гомергә мактаулы һәм шул ук вакытта авыр хезмәтләрдән санала. Үзеңнең тәҗрибәңне әле мөстәкыйль тормышка аяк басып кына килүче балаларга тапшыра белү – ул талант. Шул талантыңны башкалар алдында ачып бирү һәр укытучының да көченнән килмәскә дә мөмкин. Укытучыларныӊ һөнәри осталык бәйгеләре елдан-ел күбрәк укытучыларны үзенә тарта. «Ел укытучысы – 2020» бәйгесе кысаларында үз көчләрен сынап карарга 32 укытучы теләк белдерде. Шуларныӊ 5се әле педагогик эш стажы 3 елга тулмаган яшь укытучылар булса, 7се туган телебез татар теле һәм әдәбияты укытучылары иде. Фәнләп карасак, елдагыча иӊ күбесе башлангыч сыйныфлар — 12 укытучы, химия-биология һәм инглиз теленнән 3әр, математикадан — 2 булса, тарих, физкультура, география, рәсем сәнгате, физикадан 1әр укытучы катнашты. 
Районныӊ 5 мәктәбендә конкурсантлар үзләренә таныш булмаган укучылар белән дәрес күрсәттеләр. 5 кешедән торган жюри һәр укытучыга объектив бәя куеп барды. Аннан соң Балтач гимназиясендә укытучылар белән осталык дәресләрендә эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, Норма мәктәбендә укучылар өчен дәрестән тыш чара күрсәттеләр. Шулай ук бәйгедә катнашучылар укытучы һөнәренә багышланган эссе яздылар, «Самопрезентация» дигән конкурста үзләренеӊ эш алымнары, нәтиҗәләре турында сөйләделәр. 
Гомуми нәтиҗәләр буенча «Ел укытучысы–2020» бәйгесенеӊ муниципаль этабы җиӊүчесе булып Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенеӊ башлангыч сыйныфлар укытучысы Мөхәммәтҗанова Айсылу Фәргать кызы танылды. Икенче урында Чепья урта мәктәбеннән химия-биология укытучысы Гамбарова Илгизә Насыйрҗан кызы, өченчедә Балтач урта мәктәбенеӊ Әскәрова Альбина Шәфхәт кызы һәм Пыжмара төп мәктәбеннән Андреева Алевтина Юрьевна, икесе дә башлангыч сыйныф укытучылары. Бәйгенеӊ лауреатлары Шубан мәктәбеннән география укытучысы Фатыйхова Миләүшә Хәлил кызы һәм Норма мәктәбенеӊ рәсем укытучысы Яруллина Гүзәл Рифкат кызы. 2 укытучы номинант булды: Салавыч лицееннан физика укытучысы Хөрмәтуллин Ришат Рәшит улы һәм Смәел мәктәбеннән химия-биология укытучысы Хаҗиева Гөлшат Фәрид кызы. 
Яшь укытучылар арасында уздырылган «Педагогик дебют» конкурсында җиӊүче булып Бөрбаш мәктәбеннән инглиз теле укытучысы Аймасов Усман Наил улы танылды. Икенче һәм өченче урында Балтач гимназиясеннән башлангыч сыйныфлар укытучысы Багаутдинова Александра Александровна һәм математика укытучысы Нәҗметдинова Гөлнара Марат кызы. 
«Иӊ яхшы татар теле һәм әдәбияты» укытучысы бәйгесе кысаларында катнашкан укытучылар арасында җиӊүче булып Арбор төп мәктәбеннән Мифтахова Руфия Билсур кызы танылды. Икенче урынга Чепья мәктәбе укытучысы Бәхтиярова Рәйсә Заһидулла кызы, өченче урынга Сосна мәктәбеннән Зәйнуллина Люция Гәптрәүф кызы һәм Яңгул мәктәбеннән Шәрипова Роза Александровна лаек дип табылды. 
Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә, үзенчәлекле, мавыктыргыч дәрес әзерләгән, үзенә генә хас педагогик алымнарын башкаларга кызыклы итеп күрсәтеп-аңлатып бирә алган һәр укытучы җиңүче булып танылды. Зур конкурсны югары дәрәҗәдә оештырырга булышкан һәр мәктәп җитәкчесенә һәм коллективына, катнашкан укытучыларга, укучыларга, бәйгене бәяләгән жюри әгъзаларына рәхмәтебезне җиткерәбез. 

Рәмзия Хәйруллина

Мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эшләре буенча урынбасары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев